Saturday, September 6, 2008

ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ МИЛЛИ МӘҖЛЕСЕ ТАТАР-МӨСЕЛМАН ҖӘМГЫЯТЕ «ТӘҮХИД»

Бисми-л ләһир рахмәни-р рахим


ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ МИЛЛИ МӘҖЛЕСЕ
ТАТАР-МӨСЕЛМАН ҖӘМГЫЯТЕ «ТӘҮХИД»


Тәҗвид фәне


Казан
Колшәриф исемендәге
татар рухи-дөньяви университеты
2004



  УДК 80:297
  ББК 86.38
  А 62

  Илдус Әмирхан хезмәте
   
  Фәнни мөхәррир Мөршид Мөслими
  Нәшер мөхәррире Ринад Галимулла

Фәнни нигездә эшләнгән әлеге «Тәҗвид фәне» хезмәте Коръәни Кәримне дәрес итеп уку өчен эшләнгән. Төрки-татар авазлары мөмкин кадәр гарәп авазларына якынайтылган. 
Мөселман җәмгыятьләре әгъзаләренә, Колшәриф исемендәге татар рухи-дөньяви университеты, дини һәм милли-илаһи уку йортлары шәкертләренә уку әсбабы буларак тәкъдим ителә.

Созданный на научной основе «Учение теджвид» помогает правильному чтению Корана на основе татарской кириллицы. При этом звуки татарской кириллицы максимально приближены к фонетическому звучанию коранического языка.
Предлагается в качестве учебного пособия для студентов Татарского духовно-светского университета им. Кулшарифа и учащихся религиозных и национально-духовных учебных заведений.

Элемтәләр өчен телефоннар:
Казан шәһәре 274-14-16
Кәрәзле тел. 8-9093094411

  УДК 80:297
  ББК 86.38


  © Колшәриф университеты, 2004 
  © Илдус Әмирхан, 2004
   
  Коръәни Кәримне өйрәнү нигә кирәк?

Мәгълүм булганча, татар халкы ислам динен рәсми рәвештә 922 елда Болгар дәүләте чорында кабул итә. Әмма бу дин Идел-Урал төбәгенә җиденче гасырда ук үтеп керә башлый. Ул мәҗүселек дәрәҗәсенә төшерелгән тәңречелеккә алмашка килә. Ислам дине гарәп миллли яшәеше белән үрелгән кебек, тәңречелек тә безнең милли традицияләребез, гореф-гадәтләребез, йола-инануларыбыз белән нык бәйләнгән була. Чөнки тәүхид, яки бераллалык идеясе, Коръән раславы буенча, вәхи рәвешендә бар халыкларга да килә. Пәйгамбәрләр дә шушы халык арасыннан була. Шул сәбәпле дин эчтәлеге буенча илаһи булса, формасы белән милли. 
 Әмма төрки халыклар җәһлияткә батып, диннең илаһи асылын югалталар. Аның милли формасын гына калдырып, мәҗүсилеккә кереп баталар. Әлбәттә инде, җәза озак көттерми. Барлык төрки халыклар милли дәүләтләрен югалтып, башка халыкларның колына әвереләләр.
Шулай да Аллаһы тәгалә рәхмәтеннән ташламый. Татар милләтен, төрки халыклар арасыннан беренчеләрдән булып, «гарәп дине» аркылы җәһлияттән илаһияткә кайтара. Ислам дөньясының иң ерак төбәгендә Бөек Болгар дәүләте барлыкка килә. Ул елдан ел үсә, чәчәк ата. Көнчыгыш Ауропаның бер гүзәл төбәгенә әйләнә. Әмма артык масаеп китеп, тәкәбберлек чиренә батып, илаһи асылын югалта. Бу юлы бәла монгол яулары белән килә. Болгар халкы яңадан коллыкка төшә. Шулай да рәхим һәм шәфкать иясе булган Аллаһы тәгалә төрки-татар халкын яңадан дәүләтле итә һәм моны ислам дине белән ныгыта.
Әмма «бөеклек» чире иңгән түрәләрнең бер-бересенә баш бирмәве аркасында төрки халыкларының уртак ватаны булган Бөек ил – Алтын Урда җимерелеп, вак биләмәләргә таркала. Алла кануннарын дөньяви максатларда гына файдаланган бу биләмәләр бер-бересенә юл куймыйча, әкренләп көфер дөньясы тарафыннан йотылып бетә. Берничә мәртәбә ислам кануннары буенча яшәешкә кайтырга тырышып караса да, көферлек, мәҗүсилек, мөнафикълык, мөртәтлек, ихлассызлык аркасында җәһлияткә бата бара һәм ниһаять дәһрилек баткагына чума, Аллаһы тәгалә белән тәмам мөнәсәбәтен өзә.
Әмма Аллаһы тәгалә һаман да кайчандыр иман китергән халкын ташламый. Үзгәртеп корулар дәверендә берникадәр вакытка хөррияткә чыгара. Иманлы бәндәләр яңадан калкып чыга. Әмма көфер дөньясыннан үтеп кергән яман секуляризм (илаһи яшәешне дөньявилаштыру) чире дине зәгыйфьләнгән татарның барлык күзәнәкләренә үтеп керә һәм үлем чиренә әйләнеп бара.
Моңа каршы бердән-бер дәва ул – хак ислам дине. Ә ислам дине нигезендә Әһле Китапның (Аллаһ Китабының) соңгы нөсхәсе – Коръәни кәрим ята. Шушы Китапны өйрәнмичә без үлем чиреннән котыла алмаячакбыз.
Әлбәттә Коръәни кәримне төп нөхсәсендә, илаһи гарәп телендә өйрәнергә кирәк. Чөнки, иң камил тәфсир дә безне илаһи хакыйкәтькә чыгармаячак.
Бу изге гамәлне кылу тәҗвид фәнен өйрәнүдән башлана.
Аллаһы тәгалә һәммәбезгә дә шуңа үзенең фатихасын бирсен иде.




















بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَانِِِ الرَّحِيمِ  
  Бисми-л ләһир рахмәни-р рахим  

Хөрмәтле мөселман кардәш!
Синең игътибарыңа «Тәҗвид фәне» әсбабын тәкъдим итәбез. Ул, нигездә, Салихҗан Барудиның «Тәҗвид фәне» дәреслегенә таянып эшләнде. Әмма аның асыл нөсхәсе Үктәбер түнтәрешенә кадәр иске татар телендә һәм имласында эшләнгәнлектән, бүгенге укучыны канәгатьләндерә алмый. Хәзерге заман татар телендәге һәм кирил имласындагы нөсхәсе дә гарәп авазларын җитәрлек төгәллек белән бирми. Гарәп теленнән алынган тәҗвид терминнарының эчтәлеге ачыкланмаган, аларның гарәпчә төгәл язылышы бирелмәгән. Гарәп һәм кирил имласында бирелгән бер үк авазларны тәңгәлләштерү эзлеклелеге сакланмаган. Бу җитешсезлекләр Коръәни кәримне дөрес итеп укуны кыенлаштыра.
Әлбәттә, гарәп авазларын кирил имласында абсолют төгәллек белән биреп булмый. Моның өчен гарәп телен камил үзләштерергә кирәк. Шушы максаттан чыгып, Колшәриф университеты тарафыннан «Тәҗвид фәне» әсбабы белән бергә коръәни гарәп теле дәреслеге дә эшләнә. Әмма башлангыч чорда Коръән телен өйрәнүне күнегелгән имлада башлау методик яктан дөрес булыр дип уйланыла. Бары тик шушы имладагы авазлар системасын гарәп теленең авазлар системасына мөмкин кадәр якынайтырга кирәк. Без гарәп теленең авазлар системасын татар кирилында авазлаштыруны кулайрак таптык. Моның өчен түбәндәге авазлар алынды: а, ә, б, в, г, д, е, җ, з, и, й, к, л, м, н, р, с, т, у, ү, ф, х, ш, ы. Алардан гарәп авазлары шәкелләре ясалды. Кайбер уку кагыйдәләрен аңлату өчен ң, о, ө, э, ь, ъ хәрефләре дә кулланылды. 
Колшәриф университеты тарафыннан мөселман татарлары теле дә шушы кирил шәкелләрендә торгызыла (кәмпитер конверторы ярдәмендә ул гарәп һәм латин имласына да күчерелә ала). «Тәҗвид фәне» әсбабы әлегә бүгенге татар телендә һәм гамәлдәге татар кирилында эшләнде. Татар-мөселман теле дәреслеге һәм аның аңлатмалы сүзлеге эшләнеп беткәч, алдагы басмаларда аны шушы телгә күчерү күздә тотыла. 
Коръәнне дөрес итеп уку кагыйдәләре аның Согуд басмасында бирелгән. Бу кагыйдәләр Коръәнне укуны җиңеләйтә. Шуңа күрә Коръәннең асыл нөсхәсен, башлангыч чорда булса да, Согуд басмасында өйрәнергә тәкъдим итәбез. Аның Казан басмасын уку өчен тәҗвид кагыйдәләрен яхшы итеп үзләштеререгә кирәк. Коръәнне укырга керешкәч тә, магнит тасмаларыннан файдалану әйбәт булыр иде. Колшәриф университетында Коръәннең магнит тасмасына һәм кәмпитер тәлинкәснә язылган нөсхәләре саклана.  
Коръәни Кәримне дөрес итеп укуда сиңа уңышлар телибез. 
Әсбаптагы хата-кимчелекләрне Колшәриф университетына җиткерсәң бик рәхмәтле булыр идек.
   
  1. Нәрсә ул тәҗвид фәне?  
Тәҗвид ٌﺩﻳِﻭْﺟَﺗ сүзе гарәп телендә көйләп уку мәгънәсен аңлата. 
  ٌﺩﺎَﺟَﺃ (тамыры ﺩﻭﺟ) - матур, яхшы итеп сөйләү,  
ٌﺓﺩْﻭَﺟ (күзәнәге ﺩﺎﺟ) – өстен, яхшы сыйфатлы булу.
Әлбәттә, бу төшенчәләр матур укуга гына кайтып калмый. Тәҗвид фәне гарәп теле канунчылыгына нигезләнә. Ул берникадәр дәрәҗәдә 
ِﺕﺎَﻳِﺗَﻭَّﺻﻟﭐ ِﻡْﻟِﻋ әсват (фонетика), ِﻑْﺮَّﺻﻟﭐ ِﻡْﻟِﻋ сарыф (морфология), ﻭُُﺣَّﻧﻟﭐ ِﻡْﻟِﻋ нәхү (синтаксис) кагыйдәләрен дә эченә ала. Коръән шигърияте дә шушы кагыйдәләргә буйсына.
 Тәҗвид фәне ул – Коръән сүзләренә язылган илаһи музыка. Аның шагыйре дә, композиторы да - Аллаһы тәгалә үзе. Шуңа күрә аның башкаручысы да лаеклы булырга тиеш.

2. Гарәп әлифбасы
 
А. Кирил имласында язылышы (транскрипция)

Хәрефләрнең язылу шәкеле Авазлаштыру
билгесе Хәреф исеме
Ахыр Урта Баш Аерым Гарәп Кирил
ﺎ ﺎ ﺍ ﺍ ٌﻑِﻟﺃ ’әлифүн
ﺏ ﺑ ﺑ ﺏ [б] ٌﺀﺎَﺑ бә’үн
ﺕ ﺗ ﺗ ﺕ [т] ٌﺀﺎَﺗ тә’үн
ﺚ ﺛ ﺛ ﺚ [с] ٌﺀﺎَﺛ сә’үн
ﺞ ﺟ ﺟ ﺝ [җ] ٌﻡﻳِﺟ җимүн
ﺢ ﺣ ﺣ ﺡ [х] ٌﺀﺎَﺣ хә’үн
ﺦ ﺧ ﺧ ﺥ [х́] ٌﺀﺎَﺧ х́а’үн
ﺩ ﺩ ﺩ ﺩ [д] ٌﻝﺍَﺩ дәлүн
ﺫ ﺫ ﺫ ﺫ [з] ٌﻝﺍَﺫ зәлүн
ﺮ ﺮ ﺮ ﺮ [р] ٌﺀﺍَﺮ ра’үн
ﺯ ﺯ ﺯ ﺯ [з] ٌﻥْﻳَﺯ зәйнүн
ﺱ ﺳ ﺳ ﺱ [с] ٌﻥﻳِﺳ синүн
ﺵ ﺷ ﺷ ﺵ [ш] ٌﻥﻳِﺷ шинүн
ﺹ ﺻ ﺻ ﺹ [с́] ٌﺩﺎَﺻ с́адүн
ﺽ ﺿ ﺿ ﺽ [д́] ٌﺩﺎَﺿ д́адүн
ﻁ ﻁ ﻁ ﻁ [т́] ٌﺀﺎَﻁ т́а’үн
ﻅ ﻅ ﻅ ﻅ [з́] ٌﺀﺎَﻅ з́а’үн
ﻊ ﻌ ﻋ ﻉ [‘] ٌﻥْﻳَﻋ ‘әйнүн
ﻎ ﻐ ﻏ ﻍ [ѓ] ٌﻥْﻳَﻏ ѓайнүн
ﻑ ﻓ ﻓ ﻑ [ф] ٌﺀﺎَﻓ фә’үн
ﻕ ﻗ ﻗ ﻕ [ќ] ٌﻑﺎََﻗ ќафүн
ﮏ ﮑ ﮐ ﻙ [к] ٌﻑﺎَﮐ кәфүн
ﻝ ﻟ ﻟ ﻝ [л] ٌﻡﻻ ләмүн
ﻡ ﻣ ﻣ ﻡ [м] ٌﻡﻳِﻣ мимүн
ﻥ ﻧ ﻧ ﻥ [н] ٌﻥﻭُﻧ нүнүн
ﻪ ﻬ ﻫ ﻩ [һ] ٌﺀﺎَﻫ һә’үн
ﻭ ﻭ ﻭ ﻭ [в] ٌﻭﺍَﻭ вәвүн
ﻰ ﻳ ﻳ ﻯ [й] ٌﺀﺎَﻳ йә’үн
   
Б. Фонетик яңгырашы (авазлаштыру)
(Юшманов буенча)

ﺀ Тамак шартлавы (җиңелчә йөткерүгә ошаш)  
ﺏ [б]
ﺕ [т]
ﺚ Сакау [с] (тел очы ике теш арасында) – башкорт телендәге [с]
ﺝ Татар телендәге [җ] авазына ошаш (төгәлрәк әйтелеше – [дҗь], [д] авазы тел очына гына тиеп китә)
ﺡ Кече тел артындагы юлны кысып чыгарыла торган көчле шыпылдау (хырылдавык [х])
ﺥ Телне киереп каты итеп әйтелә торган [х]
ﺩ [д] (төгәлрәк әйтелеше, [дь]) 
ﺫ Сакау [з] (тел очы ике теш арасында) – башкорт телендәге [з]
ﺮ [р] ([рь] һәм [ръ] әйтелешләре бар)
ﺯ [з] (безелдәвек [зе])
ﺱ [c]
ﺵ Йомшартылган [ш ь]  
ﺹ 
Телне һәм иякләрне киереп, телнең артын йомшак аңкауга күтәреп түбән тавыш белән (каты) әйтелә торган [с]([съ]), [д]([дъ]), [т]([тъ]), [з]([зъ])

ﺽ 
ﻁ 
ﻅ 
ﻉ Тамак мускуллары нык кысылганда килеп чыккан тавыш (Габдулланың «Г» сыннан Абдулланың «А» сына күчкәндә йотыла торган [г]
ﻍ Телне киереп (каты) әйтелә торган [г] (татар телендәге каты [г])
ﻑ [ф]

ﻕ Телне киереп (каты) әйтелә торган [к] (татар телендәге каты [q])
ﻙ [к] (татар телендәге йомшак әйтелешле [ке])
ﻝ Урта яңгырашлы [л] ([ль] һәм [лъ] әйтелешләре бар)
ﻡ [м]
ﻥ [н]
ﻩ Татар телендәге [һ]
ﻭ Иреннәрне бөрештереп әйтелә торган [в] (татар телендәге [w] –вау)
ﻯ [й]
   
  3. Тәҗвид кагыйдәләре

1. ٌﺔَﮐَﺮَﺣ хәракәтүн (хәрәкә) - тартыкны сузыклаштыру билгесе.
Хәрәкәләргә фәтхә, кәсра, даммә, сәкен, тәнвин, тәшдид һәм хәмзә керә. Алар түбәндәгечә авзлаштырылалар:
2. ٌﺔَﺣْﺗَﻓ фәтхәтүн (фәтхә) َ— - ә, а.
3. ٌﺮْﺳَﮐ кәсрун (кәсра) ِ— - и, ы, ый.
4. ٌﺔَّﻣَﺿ д́аммәтүн (даммә) ُ— - ү, у.
5. ٌﻥْﮐَﺳ сәкнүн (сәкен) ْ— .
Сәкен билгесе тартык авазлар һәм мәд хәрефләре өстенә куела, сәкен сузык авазның булмавын белдерә.
6. ٌﻥﻳِﻭْﻧَﺗ тәнвинүн (тәнвин) ٌ— - үн (өн), ун (он),
  ٍ— - ин (эн),
  ً— - ән, ан.
Укыганда тәнвин сузыгы аерым сузыкка караганда кыскарак (өн, он, ын, эн итеп) укыла. Шуңа күрә кирил имласында тәнвин курсив белән языла. 
7. ٌﺩﻳِﺩْﺷَﺗ тәшдидүн (тәшдид) ّ— (икеләтеп уку тамгасы).
8. ٌﺓَﺯْﻣَﻫ һәмзәтүн (хәмзә) ٔ— (өздереп уку тамгасы).  
Кирил имласында хәмзә өске [’] тамгасы белән бирелә.
9. ُﺔَﻁﻭُﺑْﺮَﻣْﻟﭐ ُﺀﺎَّﺗﻟَﺃ ’әттә’ү-л мәрбүт́атү (тә мәрбүтә, ягъни түгәрәк «тә») - ﺔ, ﺓ.  
Кирил имласында астына сызылган т [т] хәрефе белән бирелә.
10. ٌﺮﺎَﻬْﻅﺇ ’из́һәрун (изһәр) – ачык итеп уку. 
Тәнвин яки нүн сәкен (сәкенле нүн) бугаз хәрефләренең берсенә очраса, ул «изһәр» була.
Бугаз хәрефләре: ﻍ, ﻉ, ﺥ, ﺡ, ﺍ .  
  Бугаз хәрефе белән аннан алда килгән хәреф аерымачык итеп укыла. 
  Мәсәлән, َََﺕْﻣَﻌْﻧَﺃ ’ән‘әмтә ﻥ һәм ﻉ хәрефләре аерымачык итеп укыла.
  11. ُﺔَّﻧُﻌْﻟﭐ َﻊَﻣ ٌﻡﺎَﻏْﺩِﺇ ’идеѓамүммә‘ә-л ‘үннәтү (идгам мәгәл гүннә) борынга җибәреп тулы ошаштыру.  
Тәнвин яки нүн сәкен үзләреннән соң килүче ﻭ, ﻥ, ﻡ, ﻯ хәрефләренең берсенә очраса, «идгам мәгәл гүннә» була. 
Алдагы хәрефне үзеннән соң килгән хәрефкә кертеп, борынга җибәреп тотыбрак укыла. 
Мәсәлән, ُﻥِﻣْﻭَّﻳَﻣ (ُﻥِﻣْﻭَﻳ ْﻥَﻣ) мәййәвминү дип (мән йәвминү дип түгел), ِﻡﻳِﻗَﺗْﺳُّﻣِﻁﺍَﺮِﺻ (ِﻡﻳِﻗَﺗْﺳُﻣ ٍﻁﺍَﺮِﺻ) сыйрат́ыйммүстәќыми дип (сыйрат́ыйн мүстәќыми дип түгел). Беренче очракта ﻥ хәрефе ﻯ хәрефенә кертелеп ﻯ - гә, икенче очракта исә, тәнвиннең нүне мим хәрефенә кертелеп ﻡ - гә әйләнә (яки ﻯ һәм ﻥ хәрефләре икеләтелеп борын эчендә тотыбрак укыла). Шул сәбәпле һәр очракта ике сүз бер сүз итеп укыла. 
  Кирил имласында ﻯ – гә әйләнгән ﻥ һәм ﻡ – гә әйләнгән ﻥ хәрефләре курсив белән языла. Коръәннең Согуд басмасында алдагы хәрефкә кертеләсе хәреф хәрәкәсез языла.
  12. ُﺔَّﻧُﻌْﻟﭐ ﻼِﺑ ٌﻡﺎَﻏْﺩِِﺇ ’идеѓамүм билә-л ‘үннәтү (идгам билә гүннә) – борынга җибәрмичә тулы ошаштыру. 
Тәнвин яки нүн сәкен үзләреннән соң килүче ﺮ, ﻝ хәрефләренең берсенә очраса «идгам билә гүннә» була. Тәнвин яки нүн сәкен үзеннән соң килгән хәрефкә кертелеп, борынга җибәрмичә, тәшдидле итеп укыла. 
Мәсәлән, ْﻡِﻬِّﺑَّﺮِﻣ (ْﻡِﻬِّﺑَﺮ ْﻥِﻣ) мирраббиһим дип (мин раббиһим дип түгел),  
َﻙَّﻟُﺮْﻳَﺧ (َﻙَﻟ ٌﺮْﻳَﺧ) х́айрулләкә дип (х́айрун ләкә дип түгел). Беренче мисалда ﻥ хәрефе ﺮ хәрефенә кертелеп ﺮ - гә әйләнгән, икенче мисалда исә, тәнвин нүне ﻝ хәрефенә кертелеп, ﻝ - гә әйләнгән. Һәр очракта ике сүз кушылып бер сүз итеп укыла. Басма кирил имласында алмашынган ﻥ хәрефе курсив белән языла.
  13. ٌﺏَﻟْﻗِﺇ ’иќыләбүн (иклаб) – үзгәртү, алмаштыру. 
  Тәнвин яки нүн сәкен ﺏ хәрефенә очраса, ул «иклаб» була. 
  Бу очракта тәнвиннең «н» хәрефе һәм нүн сәкен ﻡ - гә әйләнеп, борынга җибәрелеп, бераз тотыбрак укыла. 
  Мәсәлән, ٌﺮﻳِﺻَﺑ ﻡﻊﻳِﻣَﺳ (ٌﺮﻳِﺻَﺑ ٌﻊﻳِﻣَﺳ) – сәми‘үм бәс́ыйрун дип (сәми‘үн бәс́ыйрун дип түгел), ِﻩِﺩْﻌَﺑ ْﻡِﻣ (ِﻩِﺩْﻌََﺑ ْﻥِﻣ) – мим бә‘диһи дип (мин бә‘диһи дип түгел). 
  Бу очракта һәр сүз аерым укыла, ягъни сүзләр кушылмый. Басма кирил имласында ﻡ - га алмашынган ﻥ курсив белән языла.
14. ُﺔَّﻧُﻌْﻟﭐ َﻊَﻣ ِﺀﺎَﻓْﺧِﺇ ’ихфә’ә мә‘ә-л ‘үннәтү (ихфә мәгәл гүннә) – борынга кертеп яшерү. Ихфә мәгәл гүннә тәнвин яки нүн сәкен үзләреннән алда килгән унбиш ихфә хәрефләренең берсенә очраганда була. Ихфә хәрефләре: ﺩ, ﺫ, ﺯ, ﺝ, ﺕ, ﺚ, ﺹ, ﺽ, ﻁ, ﻅ, ﺱ, ﺵ, ﻕ, ﻙ, ﻑ. 
Ихфә хәрефләре алдыннан килүче тәнвиннең «н»сы һәм ﻥ хәрефе аз гына тотыбрак, борын куышына җибәреп укыла. Бу хәрефләр борын куышында алдагы сузыкка ялганып киткән «ң» авазын хәтерләтә. Ягъни, бу сузык ң-ланып (әмма ң-га әйләнмичә) озайтыла.
Мәсәлән, ْﻡُﺗْﻧَﺃ ’әңтүм (әңтүм),
ْﻡﻳِﻟَﺳ ٍﺏْﻟََﻗِﺑ би ќалбиң сәлим (биќалбиң сәлим).

Басма кирил имласында «ң» хәрефе итеп язылганда, «ң» хәрефе курсив белән языла. Сүзләр кушылып диярлек укылсалар да, аерым язылалар.
15. ُﺔَّﻧُﻌْﻟﭐ َﻊَﻣ ٍﺀَﻝْﺛِﻣ ٌﻡﺎَﻏْﺩِﺇ ’идеѓамүм мислә’ин мә‘ә-л ‘үннәтү (идгам мисләин мәгәл гүннә). 
  Идгам мисләин мәгәл гүннә мим сәкен ﻡ - мимгә очраганда була. Беренче мимне икенче мимгә кертеп, бераз тотып укыла. 
Мәсәлән, ٌﺓَﺮِﻓْﻌَّﻣُﻬَﻟ (ٌﺓَﺮِﻓْﻌَﻣ ْﻡُﻬَﻟ) - ләһүммә‘фиратүн дип (ләһүм 
мә‘фиратүн дип түгел). Беренче мим борынга кереп югалгандай була. Тотыбрак уку икенче мимне сузыбрак укуга әйләнә. Кирил имласында сүзләр кушыла, ә беренче мим курсив белән языла.
16. ٌّﻯِﻭَﻓَﺷ َﺀﺎَﻓْﺧِﺇ ’ихфә’ә шәфәвиййүн (ихфә шәфәвийә). 
Ихфә шәфәвийә мим сәкен ﺏ «бә» хәрефенә очраганда була. Бу очракта ﻡ - мимне качырып укыйбыз.
Мәсәлән, ﺎَﻬِﺑ ﻡﻭُﻬِّﺑَﺮ (ﺎَﻬِﺑ ْﻡُﻬِّﺑَﺮ) раббиһүм биһә дип (раббиһүм биһә дип түгел). 
Мим ирен арасында алдагы сузыкка (ﺏ - га) кереп югалгандай була. Басма кирил имласында сүзләр аерым языла, мондый «мим» курсив белән языла. 
Мим сәкен «мим» (ﻡ) белән «бә» (ﺏ) дән башка хәрефләргә очраганда, «изһар» була, ягъни сәкенле мим дә, алдагы хәреф тә ачык итеп укыла.
17. ُﺔَّﻧُﻌْﻟﭐ ﻼِﺑ ٍﺀَﻝْﺛِﻣ ٌﻡﺎَﻏْﺩِﺇ ’идеѓамүммислә’им билә-л ‘үннәтү (идгам мисләин билә гүннә). 
Идгам мисләин билә гүннә «мим» белән «нүн»нән башка сәкенле хәреф үзе шикелле сәкенсез хәрефкә очраганда була. Бу очракта беренче хәрефне сәкен белән, икенче ошаш хәрефне хәрәкәсе белән укып китәбез.
Мәсәлән, ََﺕْﺗَّﺮَﻓ фәрраттә,
  ْﻡُﻬُﺗَﺮﺎَﺟِﺗ ْﺕَﺣِﺑَﺮ ﺎَﻣﻓ фәмә рабихәт тиҗәратүһүм.
Ошаш хәрефләр бер-берсенә тоташып киткәндәй була, әмма тәшдид белән укылмый. Шуңа күрә басма кирил имласында, әлеге хәрефләр икесе ике сүздә булганда, бу сүзләр кушылмый, алдагы хәреф курсив белән языла.
18. َﻝَﻗْﻟَﻗ ќалќалә (кәлкәлә, ягъни, тибрәндерү). 
Сүзнең уртасында яки азагында ﺩ, ﺝ, ﺏ, ﻁ, ﻕ хәрефләренең берсе сәкенле булса, бу хәрефләр кәлкәлә итеп, яки тибрәндереп укыла. Кирил имласында нечкә ﺩ, ﺝ, ﺏ хәрефләреннән соң өскә, тибрәнүне күрсәтүче тамга итеп «е», каты ﻁ, ﻕ хәрефләреннән соң, «ы» хәрефе куела. 
Мәсәлән: бидеѓат, фәләќы.
19. ِّﺩَﻣْﻟَﺃ ’ә-л мәдди (мәд хәрефләре) – озын сузыклар:
ﻯ - йә, ﻭ - вәү, ﺍ - әлиф. 
Мәд кагыйдәләре: «әлиф» үзеннән алда килүче фәтхәне, «йә» кәсрәне, «вәү» даммәне озын сузыкка әйләндерә:
ﻯ ِ— и, ы (ый), ﻭ ُ— َү (у), ﺍ َ— َә (َа). 

Мәсәлән, ﻰِﻓ фи, ﺍﻭُﻟﻭُﻗ ќулү, ِﺽﺍَﺮ рад́ый. 
Озын сузык ике кыска сузык микъдары сузыла. Кирилл имласында озын сузык өстенә төртке (басым билгесе) куела.
20. ٌﺓَﺯْﻣَﻫ хәмзәтүн (хәмзә). Хәмзә билгесе гарәп әлифбасына керми. Ул уку барышында төрттереп алуны (уколны) белдерә. Сүз башында килгәндә аңа терәк (подставка) булып һәрвакыт диярлек әлиф (ﺍ), сүз уртасында килгәндә теләсә кайсы мәд хәрефе (ﺍ,ﻭ, ﻯ) аңа терәк була ала. Сүз ахырында, (озын сузык ясаганда) сүз башында исә терәксез языла. Хәмзә, нигездә, хәрәкәне кистереп укуны белдерә. Кирил имласында хәмзә (’) өстамгасы белән бирелә.
Мәсәлән, ْﻝَﺃ ’әл, ُﺮُﻣْﺄَﻳ йә’мүру, ْﻡِﺋﺎَﻗ ќа’им, ُﺀْﺮُﺑ бүр’ү, َﺀٓﻰِﺟَﻳ 
йәҗи’ә, ْﻡُﻫُﺆﺎَﺑﺍَﺀ ’әбә’үһүм. Соңгы очракта ике әлиф бергә язылмасын 
өчен, хәмзә терәксез языла.
  21. ِّﻰِﻌِﺑَﻁ ِّﺩَﻣْْﻟَﺃ ’ә-л мәдди т́аби‘иййи (мәдде табигый)– табигый мәд. 
Мәд хәрефеннән соң хәмзә сәбәбе (терәге) мәд булмаса, мәдде табигый була, ягъни мәд хәрефе озын сузык вазыйфасын үти. 
Мәсәлән, ﻰِّﺑَﺮ рабби, ﻰَﻟَﻋ ‘әлә, ﺍﻭُﻟﻭُﻗ ќулү 
22. ِﻝِﺻَّﺗُﻣ ِّﺩَﻣْﻟَﺃ ’ә-л мәдди мүттәс́ыйли (мәдде мөттәсыйл) – кушылган мәд. 
Мәд хәрефеннән соң хәмзә сәбәбе (хәмзәгә терәк булып) мәд килсә, болар икесе дә бер сүздә булсалар, бу мәдде мөттәсыйл була. Мәдде мөттәсыйл дүрт кыска сузык микъдары сузыла.
Мәсәлән, ِﺀﻵ л ә’и (лә’әә’и), َﺀﺂَﺟ җә’ә (җә’әә’ә), ُﺀﺂَﺳ сә’ү (сә’әә’ү). Бу очракта мәд хәрефе өстенә мәддә [~] билгесе куела, хәмзә хәрәкәсе белән ахырда языла, әмма сүзгә кушылып укыла.
23. ِﻝِﺻَﻓْﻧُﻣ ِّﺩَﻣْﻟَﺃ ’ә-л мәдди мүңфәс́ыйли (мәдде мөнфәсыйл) – аерылган мәд. 
Мәд хәрефеннән соң хәмзә сәбәбе мәд килсә, болар икесе ике сүздә булсалар, «мәдде мөнфәсыйл» була. Мәдде мөнфәсыйл, уку рәвешенә карап, бер кыска сузык микъдарыннан дүрт кыска сузык микъдарына кадәр сузыла.
Мәсәлән, ْﻡُﺗْﻧََﺃ ﻵَﻭ вәлә (вәлә’әә) ’әңтүм, ْﻡُﺗْﻧﭐ ﻵَﻭ вәләңтүм. 
  ُﺩُﺑْﻋَﺃ ﻵ лә (лә’әә) ’ә‘бүдү, ُﺩُﺑﻋﭐ ﻵ лә‘бүдү; ﺁ = ﺍَﺃ (’әә).
Мәд хәрефе өстенә мәддә [~] билгесе куела, ягъни мәдде мөнфәсыйл һәм мәддә мөттәсыйл тамгалары ошаш.
24. ْﻡِﺯَﻟ ِّﺩَﻣْﻟَﺃ ’ә-л мәдди ләзим (ләзем, ягъни тиешле мәд). 
Мәд хәрефеннән соң мәд сәбәбе «сәкен ләзим» (укылырга тиешле сәкен) килеп, икесе дә бер үк сүздә булсалар, «мәдде ләзим» була. Сәкен ләзим (ягъни, сәкенне алмаштырган мәд) дүрт кыска сузык микъдары сузыла. 
Мәсәлән, ٓﺱَﻳ ~ ْﻥِٓﺳ + َﻯ йәсин (си’иин), 
ٓﻡٓﻟﺍ ~ ﻡٓﻳِﻣ+ْﻡﻻ+ﺍ әлиф, ләм (лә’әәм), мим (ми’иим).
ْﻡِﺯَﻟ ُﻥْﮐَﺳ сәкнү (сәкен) ләзим – туктаганда да, туктамаганда да
укыла торган сәкен (ягъни, сәкенне алмаштырган мәд). Сәкен ләзим булып укылучы хәреф өстенә мәддә [~] билгесе куела. Кирил имласында мәддә билгесе саклана.
25. ٌّﻯِﺯﻳِﺮَﻏ ِّﺩَﻣْﻟَﺃ ’ә-л мәдди ѓаризиййүн (мәдде гарыйз) – бирелгән мәд. 
Мәд хәрефеннән соң мәд сәбәбе «сәкен гарыйз» (туктаганда гына укылырга тиешле сәкен) килеп, икесе дә бер үк сүздә булсалар, «мәдде гарыйз» була. Ике, өч, дүрт кыска сузык микъдары сузыла. 
Мәсәлән, َﻥﻭُﺩِﻣﺎَﺧ х́амидүнә, ُﻥﻳِﻌَﺗْﺳَﻧ нәстә‘инү (туктамаганда хәрәкәсе белән укыла),
ْﻥﻭُﺩِﻣﺎَﺧ х́амидүн, ْﻥﻳِﻌَﺗْﺳَﻧ нәстә‘ин (туктаганда сәкен белән укыла). 
Басма кирил имласында сәкен ләзим кебек үк мәд хәрефе өстенә мәддә (~) билгесе куела.
26. ِﻥﻳِّﻟﭐ ِّﺩَﻣْﻟَﺃ ’ә-л мәдди-л лини (мәдде лин) – озын сузык. 
Мәдде лин хәрефләре ике - ﻯ һәм ﻭ. Мәдде лин хәрефләреннән соң мәд сәбәбе «сәкен ләзим» яки «сәкен гарыйз» килеп, икесе дә бер сүздә булсалар «мәдде лин» була. Мәдде лин хәрефләре һәрвакыт сәкенле. Әгәр мәд сәбәбе «сәкен ләзим» булса, мәдде ләзим (дүрт мәртәбә), сәкен гарыйз булса, мәдде гарыйз (ике-дүрт мәртәбә) кебек сузыла.
Мәсәлән, ٓﻕٓﺳٓﻋ — ْﻑٓﺎَﻗ +ْﻥٓﻳِﺳ +ْﻥٓﻳَﻋ ќаф, син, ‘әйн. 
ٌﺵِِِٓﻳَﺮُﻗ ќураиш (ќурайшин).
27. ٌْﻑْﻗَﻭ вәќфүн (вәкыф) – туктау. 
Укыганда туктау кагыйдәләре (38 – мәддәне кара). 
28. ٌﺀﻼَﻌِﺗْﺳِﺇ (тамыры ﻭﻟﻋ) (’исти‘әлә’үн) – истигалә (калын итеп уку – веляризация –звучность). 
Истигалә хәрефләре җиде: ﻅ, ﻁ, ﺽ, ﺹ, ﻕ, ﻍ, ﺥ - калын итеп укыла торган хәрефләр. Истигалә хәрефләреннән соң фәтхә, даммә, кәсрә калын (а, у, ы яки ﻅ, ﻁ, ﺽ, ﺹ хәрефләреннән соң -ый) итеп укыла. Кирил имласында истигалә хәрефләренең өстенә төртке (басым билгесе) куела. 
29. ٌﺀﻼَﻓِﺗْﺳِﺇ (тамыры ﻭﻟﻓ) (’истифәлә’үн) – истифәлә (нечкә итеп уку). 
Истифәлә хәрефләре унсигез:  
ﺏ, ﺕ, ﺚ, ﺝ, ﺡ, ﺩ, ﺫ,ﺯ, ﺱ, ﺵ, ﻉ, ﻑ, ﻙ, ﻡ, ﻥ, ﻭ, ﻩ, ﻯ - нечкә итеп укыла торган хәрефләр. 
а) истифалә хәрефләреннән соң фәтхә, даммә, кәсрә нечкә (ә, ү, и ) итеп укыла.  
б) ﻝ, ﺮ хәрефләре нечкә дә, калын да укыла ала (30,31 кагыйдәләрне кара).
в) ﺍ, ﻭ, ﻯ хәрефләре озын сузыкны белдергәндә фәтхә, даммә, кәсрә белән бергә нечкә яки калын итеп укыла – َә(а), َү (َу), َи (َы, ый).  
30. ْﻡَﻟ (ләм) кагыйдәсе.  
ﻝ хәрефе ләфз́атүллаһ сүзендә (ِﻪَّﻟﻟﭐ َُﺔَﻅْﻓَﻟ - Алла сүзе) калын яки нечкә итеп укыла. Ләфзәтуллаһның алдындагы хәреф фәтхәле яки даммәле булса «л» хәрефе калын (ягъни, «ла» дип), кәсрәле булса нечкә итеп (ягъни «ли» дип) укыла.  
Мәсәлән, ِﻪَّﻟﻟﭐ ُﺮْﺻَﻧ нәс́руллаһи, ِﻪَّﻟِﻟ лилләһи.
31. ﺍَﺮ кагыйдәләре. 
1)ﺮ - фәтхә яки даммә хәрәкәсе белән бирелсә, калын итеп укыла. 
   
  Мәсәлән, ََﺕْﻳَﺃَﺮَﺃ - ’әра’әйтә, ﺎًًﺑُﺮُﻋ - ‘үрубән;  
2) сәкенле ﺮ алдыннан фәтхәле яки даммәле хәреф килсә, ﺮ хәрефе калын итеп укыла. 
Мәсәлән, ْﻪَﺑَﺣْﺮَﻣ мәрхәбәһ, َﻥﻭُﻣَﺣْﺮُﺗ түрхәмүнә;
3) сәкенлеﺮ алдындагы хәреф тә сәкенле булса, аның алдындагы хәрефкә карыйбыз. Ул фәтхәле, яки даммәле булса, ﺮ хәрефе калын итеп укыла. 
Мәсәлән, ْﺮﻭُﮐُﺷ шүкүр, ْﺮﻭُﻓَﻏ ѓафүр;
4) ﺮ алдындагы хәреф кәсрәле, ә сәкенле ﺮ дан соң калын әйтелешле хәрефләр булса, ﺮ хәрефе калын итеп укыла. 
Мәсәлән, ْﺩﺎَﺻْﺮِﻣ мирс́ад, ٍﺽْﺮﻷﭐَﻭ вә-л ’әрд́ый;

5)ﺮ алдындагы «хәмзә» аст хәрәкәле булса, сәкенлеﺮ калын итеп укыла. 
Мәсәлән, َ ﻅَﺗْﺮِﺇ ’иртәз́а;
6) сәкенлеﺮ алдындагы бәйләүче «һәмзә» өст хәрәкәле килсә,ﺮ калын итеп укыла. 
Мәсәлән, ﻭُﻌِﺟْﺮَﺃ ’әрҗи‘َү;  
7) сәкенле ﺮ алдыннан кәсрәле хәреф килсә, ﺮ нечкә итеп укыла.
Мәсәлән, ْﺮﻳِﺩَََﻗ - кадир;  
8) ﺮ хәрефе аст хәрәкәле булганда, һәрвакыт нечкә итеп укыла. 
Мәсәлән, َﻡِﺮُﺟ - җүримә, ْﻡﻳِﺮَﮐ - кәрим.  
Басма кирил имласында калын «р» хәрефе өстенә төртке куелмый, басма рәвештә куе итеп язылмый, чөнки калын итеп укылганда да, нечкә итеп укылганда да «р» хәрефе артыннан «а», «у», «и» сузыклары языла. Бу очракта «р»ны куе итеп язу укылыш кагыйдәләрен аңлату өчен генә бирелә.  
32. ٌﺱِﻧﺎَﺟَﺗُﻣ ٌﻡﺎَﻏْﺩِﺇ идеѓамүммүтәҗәнисүн (идгам мөтәҗәнисәин – ошаш) – җенестәш, ошаштырылган (уподобление). 
Җенестәш хәрефләр: ﺕ - ﺩ , ﻅ - ﺫ , ﺕ - ﻁ , ﻁ - ﺕ , ﺩ - ﺕ , ﻡ - ﺏ , ﺫ -ﺚ.
Әгәр сүз сәкенле хәреф белән тәмамланса һәм бу хәреф үзеннән соң килгән сәзнең беренче хәрефе белән җенестәш булса, яки беренче сәкенле хәрефкә икенче җенестәш хәреф кушылса, беренче хәреф икенчесенә кертелеп (әйләндерелеп), икеләтелеп укыла. Кирил имласында әйләнгән хәреф курсив белән языла.
  Мәсәлән, ﺕ - ْﺩ: َﻥِّﻳَﺑَّﺗَﻗ (َﻥِّﻳَﺑَﺗ ْﺩََﻗ) – ќаттәбәййинә дип (ќаде тәбәййинә дип түгел);
ﻅ - ْﺫ: ﺍﻭُﻣَﻟَّﻅِﺇ (ﺍﻭُﻣَﻟَﻅْﺫِﺇ) – ’из́з́аләмү дип (’изз́аләмү дип түгел);
ﺕ - ْﻁ: َّﺕَﺳِﺑ (ََﺕْﻁَﺳِﺑ) – бисәттә дип (бисәт́тә дип түгел);
ﻁ - ْﺕ: ٌﺔَﻓِﺋﺎَّﻁَﻟﺎَﻗَﻭ (ٌﺔَﻓِﺋﺎَﻁ ْﺕَﻟﺎَﻗَﻭ) – вәќаләт́т́а’ифәтүн дип
(вәќаләтт́а’ифәтүн дип түгел);
ﺩ - ْﺕ: َﻪَّﻟﻟﭐَﻭَﻋَّﺩَﻟَﻗْﺛَﺃ (َﻪَّﻟﻟﭐ َﻭَﻋَﺩ ْﺕَﻟَﻗْﺛَﺃ) – ’әсќаләддә‘әвәллаһә дип (’әсќаләт дә‘әвәллаһә дип түгел); 
ﻡ - ْﺏ: ﺎَﻧَﻌَََّﻣَﮐْﺮِﺇ (ﺎَﻧَﻌَﻣ ْﺏَﮐْﺮِﺇ) – ’иркәммә‘әнә дип (’иркәбе мә‘әнә дип түгел);
ﺫ - ْﺚ: َﻙِﻟّﺫَﻬﻟَﻳ (َﻙِﻟَﺫ ْﺚَﻬْﻟَﻳ) – йәлһәззәликә дип (йәлһәс зәликә дип түгел).
33. ٌﺏَﺮَﻗَﺗُﻣ ٌﻡﺎَﻏْﺩِﺇ (ﺏﺮﻗﺗﻣ ~ ﺏﺮﻗ+ﺕ+ﻡ) ’идеѓамүм мүтәќаррабүн (идгам мөтәкаррабин) - якын булу (быть близким). 
Идгам мөтәкаррибин парлары: ﻙ - ﻕ ,ﺮ - ﻝ - ясалыш урыннары бер, укылышлаы төрле булган парлар. Шушы парларның беренчеләре сәкенле, икенчеләре ачык иҗек хәрефе булса, беренчеләре икенчеләренә ошатып укыла. 
  Кирилл имласында ошатылган хәреф курсив белән языла.
  Мәсәлән, ِﺏَّﺮُﻗ (ِﺏَََّﺮ ْﻝُﻗ) ќуррабби дип (ќул рабби дип түгел);
  ْﻡَّﮐَﻟْﺣَﻧ ْﻡَﻟَﺃ (ْﻡُﮐْﻗَﻟْﺣَﻧ ْﻡَﻟَﺃ) ’әләм нәхләккүм дип (’әләм нәхләќкүм дип түгел).
  34. ٌّﻰِﺳْﻣَﺷ ٌﻡﺎَﻏْﺩِﺇ идеѓамүң шәмсиййүн (идгам шәмсия) – кояш 
ْхәрефләре: ﺱ, ﺵ, ﺹ, ﺽ, ﻁ, ﻅ, ﺕ, ﺚ, ﻥ, ﻝ, ﺩ, ﺫ,ﺮ,ﺯ.
  Әгәр ләмү-тәгриф (ْﻝََﺃ артикле) – ُﻑﻳِﺮْﻌَّﺗﻟﭐ ُﻡﻻ (ләмүттә‘рифү) идгам шәмсия (кояш) хәрефеннән башланган сүзгә ялганып килсә, укыганда ﻝ хәрефе шушы кояш хәрефенә ошый, ягъни «л» хәрефе югалып, кояш хәрефе икеләтеп укыла.
Мәсәлән, ُﺏﺍَﻭَّﺛﻟﭐ ﺍَﻭ (ُﺏﺍَﻭَﺛْﻟَﺃ ﺍَﻭ) вә-с сәвәбү дип укыла (вә’әлсәвәбү дип түгел),
ِﻥﻳِّﺗﻟﭐﺍﻭ (ِﻥﻳِﺗْﻟَﺃ ﺍَﻭ) вә-т тини дип укыла (вә’әлтини дип түгел).
Бу очракта ләмү-тәгриф алдыннан килгән сүзнең соңгы иҗеге озын сузыкка (озын ачык иҗеккә) тәмамланса, әлеге озын сузык кыскара (стяжение). Ләмү-тәгърифнең хәмзәсе сузыгы белән бергә юкка чыга, ягъни вәсыйләнә. Кирил имласында кояш хәрефенә әйләнгән «ләм» хәрефе курсив белән языла.
35. ٌﺕْﮐَﺳ сәктүн (сәктә) - туктау (остановка).  
Коръән укыганда сулышны өзмичә, тавышны кисеп, бераз туктау очраклары бар. Аңа сәктә диләр. Коръәндә «сәктә» белән дүрт җирдә укыла.
1) ٌﻑْﻬَﮐْﻟَﺃ (’әлкәһфүн) сүрәсендә ﺎٌﻣِِّﻳَﻗ ﺳﺎًﺟَﻭِﻋ (‘ивәҗәң ќаййимүн сүзләре ‘ивәҗәс ќаййимән дип укыла. Сәктәле сүзнең тәнвине алынып (ә) итеп укыла, тавыш өзелә, туктап алганнан соң язылганча дәвам ителә;
2) ِٓﺱَﻳ (йәсин) сүрәсендә ﺍَﺫَٰﻫ ﺳﺎَﻧِﺩَﻗْﺮَﻣ ْﻥِﻣ (миммәрќадинә һәзә) 
дигән урында туктау «һәзә» алдыннан: миммәрќадинәс; 
3) ُﺔَﻣﺎَﻳِﻗْﻟَﺃ (’әлќыйәмәһ) сүрәсендә ٍﻕﺍَﺮ ﺳْﻥِﻣ َﻝﻳِﻗَﻭ (вәќылә мирраќын) дигән урында сәктә «мин»нән соң (вәќылә минс раќын), ягъни идгам юк; 
  4) ُﻥﻳِﻓِّﻓَﻁُﻣْﻟَﺃ (’әлмүт́аффифинү) сүрәсендә َﻥﺍَﺮﺳْﻝَﺑ َّﻼَﮐ (кәллә 
бәрранә) дигән урында сәктә «бәл»дән соң (кәллә бәлс ранә), ягъни идгам юк. 
Коръәндә шулай ук җиде урында «һә» сәктәсе бар. Алар түбәндәге сүзләрдә:
ﺳْﻪَﻧَﺳَﺗَﻳ ْﻡَﻟَﺮ (раләм йәтәсәнәһс),
ﺳْﻩِﺩَﺗْﻗﭐَﻭ (вәќытәдиһс)
  ﺳْﻪَﻳِﺑﺎَﺗِﮐ (китәбийәһс),
  ﺳْﻪَﻳِﺑﺎَﺳِﺣ (хисәбийәһс),
  ﺳْﻪَﻳِﻟﺎَﻣ (мәлийәһс),
  ﺳْﻪَﻳِﻧﺎَﻁْﻟُﺳ (сүлт́анийәһс),
  ﺳْﻪَﻳِﻫﺎَﻣ (мәһийәһс).  
Бу сүзләрнең ахырларында сәктә кылыныр. Коръәндә сәктә өске тамга рәвешендә ﺳ хәрефе белән тамгалана. Кирил имласында «с» хәрефе белән бирелә.
36. ﻩ - «һә» хөкеме (кагыйдәсе). 
1) Сүз ахырында ялганып килүче «һә»нең алдагы хәрефе хәрәкәле булса, «һә» сузыбрак укыла.
Мәсәлән, ُﻪَّﻧِﺇ ’иннәһү, ِﻪِﻟﺎَﻣ мәлиһи, ُﻪَﻟﺎَﻣ мәләһү;
2) Сүз ахырында килгәндә «һә»дән алдагы хәреф хәрәкәле булса, ә аннан соңгы сүз ләмү-тәгъриф белән башланса, «һә» сузылмый.
Мәсәлән, َﻥﻳِّﺩﻟﭐ ُﻪََﻟ ләһү-д динә,
ِﺕﺍَﻭﺎَﻣَّﺳﻟﭐ ُﻪُّﻳِﺳْﺮُﮐ күрсиййүһү-с сәмәвәти;
3) «һә» хәрефеннән алда мәд хәрефе яки сәкенле хәреф килсә, «һә»нең хәрәкәсе сузып әйтелми. Ул кыска укыла. 
Мәсәлән, ُﻪْﻧَﻋ ‘әнһү, ِﻪﻳِﻓ фиһи, ُﻪْﻧِﻣ минһү.
37. َﺮَﺳَﮐَﺗ (ﺮﺳ +ﺕ) тәкәсәра (кәсралаштыру) – кәсрә белән уку. 
Өст тәнвин ләмү-тәгърифкә очраганда аңа кәсрә өстәлер һәм алдагы сүзгә кушылып укылыр, ә ләмү-тәгъриф вәсыйл кылыныр.
Мәсәлән, َﺔَﻟﻳِﺳَﻭْﻟﺃ ٍﺩَّﻣَﺣُﻣ (َﺔَﻟﻳِﺳَﻭْﻟﭐ ِﻥِﺩَََّﻣَﺣُﻣ) мүхәммәдини-л вәсиләтә,
  ﻯِﺫَّﻟﺃ ًﺩﻭُﻣْﺣَﻣ (ﻯِﺫَّﻟﭐ ِﻥَﺩﻭُﻣْﺣَﻣ) мәхмүдәни-л ләзи,
  ِﻪَّﻟﻟَﺃ ٌﺩَﺣَﺃ (ِﻩَّﻻﭐ ِِﻥُﺩَﺣَﺃ) ’әхәдүни-л лаһү.
Кирил имласында өстәлгән кәсра курсив белән языла.  
38. Тукталу тамгалары:
ﻡ (м) - туктау тиеш (ләзем);
ﻻ (лә) - аять тәмамланмаган, шуның өчен бу урында тукталмаска кирәк;
 ﺝ (җ) - аятьтьтәге мәгънә аңлашылып бетмәгән, туктасаң ярый, ләкин туктамау яхшырак; 
ﻰﻟﻗ (кл) - туктау ярый, әмма дәвам итү яхшырак;
ﻰﻟﺻ (сл) - туктау әйбәтрәк, ләкин туктамасаң да ярый.
Коръәндәге башка тамгаларның мәгънәсен Согуд басмасының ахырында бирелгән кагыйдәләр буенча белергә була.
Искәрмә 1. Тукталу тамгаларына җиткәнче сулыш бетеп вәкыф кылынса, туктаган җирдән алдагы бер-ике сүзне кайтарып укырга кирәк. Сүз уртасында туктарга ярамый.
Искәрмә 2: ан(ән), ун(үн), ин тәнвиннәре, а(ә), у(ү) сузыклары һәм аларның тәҗвид кагыйдәләре буенча үзгәреше аять ахырында туктаганда укылмый. Шуңа күрә алар өске тамгалар рәвешендә языла. Бу аять уртасындагы тукталышка да кагыла. Ә туктау түгәрәк [т] белән тәмамланган сүздән соң булса, түгәрәк [т] да, аның тәнвине дә укылмый. Әмма бу очракта түгәрәк [т] тәнвин-хәрәкәсе белән бергә [һ] хәрефенә ошатып укыла. 
 Мәсәлән, мәрративсл сүзеннән соң туктау булса, мәрраһ дип укыла ([һ] хәрефе сулыш өзелгәндәй кысылып чыга).
   
Ошбу хезмәт түбәндәге чыганакларга таянып эшләнде:  

Коръәни Кәрим. Согуд басмасы.
Коръәни Кәрим. Казан басмасы 
Салихҗан Баруди. Тәҗвид фәне. 
Җәгъфәр Мөбәрәк. Тәҗвид кагыйдәләре.  
В. Сегаль. Начальный курс арабского языка.
Н.Юшманов. Грамматика литературного арабского языка.
Х. Баранов. Арабско-русский словарь.

   













Тәҗвид фәне
Учение теджвид (правильное чтение Корана)

  Уку әсбабы










Басарга кул куелды 21.09.04.
Офсет кәгазе. Формат 60х84 1/16
«Таймс» гарнитурасы. Ризогр. басма. Шарт. бас. т. 1,51.
Нәшер-исәп т. 1,62. Тиражы 100 данә. Заказ № 9/60


«В.И. Ленин исемендәге
Казан дәүләт университеты нәшрияте»
420008, Казан, Кремль урамы, 18

Казан дәүләт университетының Нәшрият үзәге басмаханәсендә әзер оригинал-макеттан басылды
420008, Казан, Университет урамы, 17
Тел. 38-05-95

No comments: