Saturday, November 22, 2008

Сөт калыр, ватан китәр...

Сөт калыр, ватан китәр...

Шаулый диңгез...
Ќил өрәдер...
Җилкәнен киргән кораб!
Төн вә көндез
Ул йөрәдер:
Юл бара ят ил карап...

Чыкты җилләр,
Купты дулкын –
Ил корабын җил сөрә!..
Кайсы юллар,
Нинди упкын
Тарта безне җан сорап?!.
/Дәрдмәнд/

Алман иленең иң көньягында, Алып таулары итәгендә Бавария җирләре җәйрәп ята, монда су дисәң – таулардан агып төшкән саф чишмә сулары, яшеллек дисәң – тирә-якны каплап киткән имән-нарат урманнары бар, шулар арасында иген кырлары чайкала... Моннан 15 гасыр элек Әтил патша-Атилла биредә ат чаптырган, ил-дәүләтләр тоткан, шуңа күрә тауларына алыптай һун-кыпчак бабаларыбызның исемнәре уелып калган, елгалары да Дунай, Илләр, Изәр кебек төрки-татар атамаларын йөртә...

Менә шул Изәр суы буенда Мюнхен каласы урнашкан, ул да бик борынгы, язма тарихы гына да мең елга якын. Аңа 1158 елда герцог Генрих Арыслан тарафыннан нигез салынган, 1472 елда шәһәрдә университет ачылган, 1933 елда Мюнхен алман милләтчеләренең башкаласы булып торган, биредә Һитлер хакимияткә килгән, 1972 елда монда Олимпиада уеннары узган. Әтил патшадан кала да биредә татарлар белән бәйле вакыйгалар булган, бигрәк тә – узган гасырда. Икенче Бөтендөнья сугышында алманнарга әсир төшкән һәм “Идел-Урал” легионында, шул исемдәге комитетларда эшләгән татарларның бер өлеше сугыштан соң бирегә килеп урнашкан. Икенчедән, 1953 елда Америка тарафыннан “Азатлык” татар-башкорт радиосы ачылгач, аның үзәге Мюнхенда була һәм ул үз тирәсендә зыялы татарларны туплый. Өченчедән, бирегә сугыштан соң Төркиядән меңләгән эшче килә, алар арасында татарлар да була. 21 гасырда исә болардан зур тарих һәм берничә татар гына торып кала. Сүзебез хәзер шул татарлар турында булыр, иншаллаһ!

Ни хикмәттер, Алманиягә өч тапкыр килүемдә дә минем юлым Мюнхенны әйләнеп узмады, һәрхәлдә, ул мин ниятләп барган урыннардан шактый ерак урнашкан булса да. Һәм һәр килүемдә дә миңа биредә яшәүче легендар шәхес Гариф Солтан белән очрашырга насыйп булды. Беренчесендә 1990 елның маенда без - Марат Мөлеков һәм мин, Франкфурт-на Майне шәһәренә “Төрек-ислам” берлеге корылтаена чакырылган җирдән, Мюнхенга килеп, “Азатлык” радиосында да чыгышлар ясаган идек. Шунда озын буйлы, мәһабәт кыяфәтле Гариф абый безне үзенең өенә чакырды, “Идел-Урал” легионы турында моңа кадәр без белмәгән нәрсәләр сөйләде. Киткән вакытыбызда ул безгә китап киштәсеннән үзебезгә ни охшаса шуны алырга кушты, мин Марат абыйдан узып, киштәгә үрелмәдем, Марат абый исә “Идел-Урал” легионына караган кайбер газета-журналларны алды кебек. Әмма алар соңыннан фәнни әйләнешкә кереп китмәде, бер җирдә дә күренмәде. 

Гариф Солтанны, Муса Җәлилләр белән бәйләп, хыянәтчелектә гаепләүләрен укыганым бар иде инде, әмма ул вакытта ук Гариф абый безгә бөтенләй башкача сөйләде һәм үзен акларлык язмалар күрсәтте, аларның кайберләрен биреп тә җибәрде. Мин болар белән танышып чыкканнан соң, Казанга кайту белән Гариф абый турында белгәннәремне яздым. Аннан Мюнхенга, Гариф Солтан янына махсус баручылар күбәеп китте, алар арасында ихластан йөрүчеләр дә бар иде, милли түбәтәй кигән орган кешеләре дә бу өйдә күп кунак булдылар. Эш шуңа барып җитте ки, үзе турында татар матбугатында берсеннән-берсе сәер язмалар күренә башлагач, Гариф абый моннан килгән кешеләргә бөтенләй ышанмый башлады...

Шуңа карамастан, 2007 елның мартында Мюнхенда ул мине тагы үз өендә кабул итте, тагы башыннан үткәннәрне бәйнә-бәйнә сөйләп бирде, әмма ул чор белән бәйле документларны бирү белән ашыкмады, кайберләрен генә алырга рөхсәт итте. Хәер, мин үзем дә ул вакытта Алманиягә бөтенләй башка максат белән барган идем, “Ядерный архипелаг или атомный геноцид против татар” китабым алман теленә тәрҗемә ителеп, мин Лейпциг шәһәрендә Халыкара китап ярминкәсендә катнаштым, соңыннан исә берәр атнага Мюнхенга да барып килергә уйладым. Миңа кадәр бирегә тарихчы-галим Искәндәр Гыйләҗев килеп, Гариф абый архивының бер өлешен алып киткән иде инде. Искәндәр Гыйләҗевның 2005 елда Казанда басылып чыккан “Легион “Идел-Урал” китабында Гариф Солтан архивыннан күп нәрсәләр файдаланганлыгын да күреп була. Элегрәк елларда исә язучы Тәүфыйкъ Әйди бирегә килеп, Алманиядә яшәүче татарлар турында “Йөртә безне язмышлар” дип аталган эссе-очерк һәм Гариф абыйны прототип итеп алып, “Иблискә ришвәт” дип аталган роман язган иде.

Тәүфыйкъ Әйдинең “Йөртә безе язмышлар” очеркына уңай бәя бирсәм дә, югарыда телгә алган ике әсәр миндә каршылыклы фикерләр уятты. Искәндәр Гыйләҗев бик күп архив материаллары, Алманиядә сакланучы төп чыганакларны файдаланса да, “Идел-Урал” легионына карашы искечә – советчарак калган иде. Ягъни ике ут арасында – Сталин белән Һитлер үлем тегермәне арасында калган бу татарларга ул “дошман белән хезмәттәшлек итүчеләр” дигән бәя биргән һәм аларның шушы шарталарда да “Идел-Урал” дәүләтчелеге төзү өчен тырышуларын түбәнәйтеп күрсәткән. Бу китап татар легионерлары турында иң тулы хезмәт булса да, ул аларга карата совет КГБсы күзлегеннән карап бәя биргән, бу татарлар галим өчен барыбер сатлыкҗаннар булып калган. Ягъни, материал яңа, ә позиция искечә калган.
 
Ә Тәүфикъ Әйдинең “Иблискә ришвәт” романы, исеменнән үк күренгәнчә, алманнар белән хезмәттәшлек иткән татарларны шайтанның үзе белән эш йөртүчеләргә тиңли. Дөрес, милләтче-язучы буларак, ул аны ачыктан-ачык әйтми, әмма татар дәүләтчелеге өчен көрәшкән баш героен күбрәк хатын-кыз итәге тирәсендә чуалтып, төп темадан читкә алып китә, милли каһарманнан Дон-Жуан ясый. Тәүфыйкъ Әйди моны белеп эшләгәнме, бу очраклы гына шулай килеп чыкканмы, әйтеп булмый, әмма ул теманы әрәм иткән, алай гына да түгел, Һитлерның борын төбендә татар дәүләте төзү белән янып йөргән татар ирләрен түбән төшергән. Ә алар күбрәкккә лаек бит – аянычлы язмышлары белән дә, зур максатлары белән дә, хезмәтләре белән дә...

Алманиягә һәр ике баруымда да мин менә шулар турында уйландым, татар әсирләренең алманнар белән берләшеп, “Идел-Урал” дәүләте төзәргә омтылышлары әле ачылмаган тема икәнлеген аңладым. Бездә бу тема бары тик Муса Җәлилнең эшчәнлеге белән генә бәйләп өйрәнелде, башы киселгәннәр – батыр итеп, исән калган легиончылар – сатлыкҗан итеп тасвирланды. Һәм шул “сатлыкҗан”нарның гомуми символы булып, нигәдер, Гариф Солтан торды. Бу бигрәк тә Рафаэль Мостафинның 1981 елда Мәскәүдә басылып чыккан “По следам оборванной песни” китабында ачык чагыла. 20 яшьлек татар егете анда Геббельсның үзеннән дә мәкерле-хәйләкәр, тәкәббер-һавалы, советларның иң нык дошманы, ата милләтче итеп сурәтләнә. /124-125, 136, 137, 138, 163,182 һ.б.битләр./ Һәм иң куркынычы – Җәлил һәм җәлилчеләрнең кулга алынуында Рафаэль Мостафин турыдан-туры Гариф Солтанны гаепли: “Многие бывшие работники Татарского комитета утверждают, что Берлинскую группу выдал именно Султан. Есть свидетельство, что Гариф Султан принимал участие в допросах арестованных.” Тәрҗемәсе: “Татар комитетының элеккеге күп кенә хезмәткәрләре раславынча, Берлин төркемен нәкъ менә Солтан саткан. Гариф Солтанның кулга алынганнардан сорау алуларда катнашуы турында да дәлил бар””, - дип яза ул югарыда телгә алган китапның 182-нче битендә, әмма бу сүзләрне акларлык бернинди дәлил китерми, чыганак күрсәтми. 

Мидхәт Абдуллин дигән бәндә исә Рафаэль Мостафин башлаган “эшне” дәвам итә: “...основные сведения о деятельности патриотической группы советолог почерпнул из интервью с изменником Родины типа Г.Султанова, по доносам которых были схвачены и казнены патриоты. Спрашивается, что хорошего мог рассказать о Мусе Джалиле человек, руки которого обагрены его кровью?” Тәрҗемәсе: “... патриотик төркем турында төп мәгълүматларны советолог Г.Солтанов тибындагы Ватан хаиныннан алган, ә бит аларның әләге буенча патриотлар кулга алынган һәм җәзаланган иде. Кулларында Муса Җәлилнең каны булган кеше аның турында нинди яхшы сүз әйтә алсын?”– дип яза ул үзенең “Сражающаяся правда” китабында. /Казань, 1985, стр.48./ Моннан соң да Муса Җәлил турында язучы күпләр Гариф Солтанга тибеп үтү җаен карадылар, аның белән бергә, Шәфи Алмаз, Галимҗан Идрисиләргә дә эләкте...

Ни өчен Гариф Солтанга мондый кара тап якканнарын мин аның сугыштан соңгы эшчәнлеге белән якыннан танышкач аңладым, ул, чыннан да, татар-башкортларны, мөселман-төрки халыкларны яклауда СССРның төп дошманы булган икән шул. Европа үзәгендә Америка акчасына “Азатлык” радиосын оештыруы, 35 ел буе аның алыштыргысыз җитәкчесе булуы, Американың СССРны өйрәнү институтында төп белгеч булып торуы, татарларны яклап, дөнья мөнбәрләреннән чыгышлар ясавы, татар, башкорт, рус, инглиз, алман телләрендә камил сөйләшкән профессор, хокук фәннәре докторы әлбәттә, совет иле җитәкчеләрен чыгырдан чыгарган. Эмиграция шартларында да милләте өчен иң югары дәрәҗәдә көрәшә алган бу татарны алар татар кулы белән пычратырга булганнар һәм КГБның дезинформация бүлеге Гариф Солтан турында “Муса Җәлилне саткан” дигән уйдырма уйлап чыгарган һәм моны халык арасында таратуны татарларның үзенә тапшырган. 

Шунысын да онытмыйк, җәлилчеләрнең башлары киселгән батырлыклары билгеле булгач, алар төркеменә җитәкче итеп бер урыс кешесен билгеләргә телиләр, имеш, бу патриот татарларның башында урыс әсире, коммунист торган булырга тиеш. Инде мондый “башы киселгән урыс батырын” таба алмагач, татарларның үз араларыннан хыянәтчеләр табарга боерыла һәм алар “табыла”. “Рейх архивларыннан табылды”, дип, КГБ тарафыннан әләкче-доносчиклар исемлеге төзелә, илгә исән-сау кайткан татар легионерларның кайберләре, кыйнауларга түзә алмыйча, үзләрен аклау өчен, кордон артында калган милләттәшләренә яла яга башлыйлар. Шулай итеп, Гариф Солтан да кара исемлеккә эләгә. 60 мең татар легионерының унбере – батыр, дип, калганнары сатлыкҗаннар дип игълан ителә...
 
Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәре” циклы шигырьләрен яратып укысам да, мин беркайчан да бу темага керермен дип уйламадым, һәрхәлдә, 80нче еллар башында Ренат Харис мине моңа кодалап караса да. Бу тема тирәсендә ялган күплеген, бу татар корбаннары белән сәяси сәүдә барганлыгын мин шул елларда ук аңлый башлаган идем инде. Бигрәк тә миндә берничә әсир татарны күтәреп, калган меңләгән легионерны аяк астына салып таптаулары ризасызлык хисләре уятты. Ә инде үзем дә милли хәрәкәткә, милли сәясәткә кереп киткәч, мин “Идел-Урал” легионында татар дәүләтчелеге өчен барган көрәшкә бөтенләй башка күз белән карый башладым. Гариф абый белән Мюнхенда икенче тапкыр очрашуымда да сүз күбрәк Муса Җәлил турында түгел, әсирлек шартларында татар дәүләтчелеге төзү өчен барган көрәш турында барды. Бу тема миңа якынрак иде, һәм мин өченче тапкыр Мюнхенга, Гариф Солтан янына нәкъ шуларны сорашу өчен чыгып киттем. Татар матбугатында, нигездә, кире яктан гына тасвирланган, Мәскәү өчен иң зур совет дошманы булган, Казан кулыннан да, Мәскәү кулыннан да “бер сынык нан алмаган””, хәтта татар энциклопедиясенә дә кертелмәгән, әмма минем өчен каһарман шәхес булган Гариф Солтан янына иде юлым... Күңелемә, сулкылдап, тагы Дәрдмәнднең шигъри юллары килде, ул, әйтерсең лә, Гариф абый турында язылган иде, шул ук вакытта, минем үзем турында да иде...

Гәрчә мин дә бар саналдым,
Ил катар сан алмадым;
Илдә йөрдем, хазлар алдым,
Уйласам – сан алмадым.
Янды Мәҗнүн, янды Фәрһад ,-
Бер янып ат алдылар.
Мин, гариб, мең кат янып та,
Яндыга саналмадым.
Кемгә васләт, кемгә өмид
Нигъмәтен бирде фәләк.
Мин өмиднең сул кулындан
Бер сынык нан алмадым.
Кемгә васләт, кемгә өмид!..
Мин сынык нан алмадым!

Мәскәүдән күтәрелеп киткән самолет инде өч сәгать дигәндә Бавария җирләре өстендә иде. Аста – алтын-сары төскә күмелеп утырган урманнар, урылган һәм сөрелгән иген кырлары, Алып тауларының ак карлы түбәсе чагылып үтә, алар арасына эреле-ваклы шәһәрләр һәм авыллар сибелгән, купшылыклары һәм матурлыклары белән алар курчак өйләрен хәтерләтәләр. Менә аста – 2 миллионга якын кешесе белән таралып яшәп яткан Мюнхен шәһәре, Европа цивилизациясенең үзәге, биредә бүген иң көчле медицина, иң көчле космик технология үзәге, биредә үзләрен иң саф арий дип санаган алманнар һәм бүген дә татар дәүләте өчен көрәшеп яткан татарлар яши... Шулай ук Бавария җирләрендә, Мюнхен һәм Аусбург шәһәрләрендә йөз меңгә якын төрек кардәшебез, Кытай коллыгыннан котыла алган уйгырлар, Алманиядә сыену тапкан кырым татарлары, себер татарлары һәм казахлар да яшәп ята. Соңыннан мин аларның барысы белән дә очраштым, болар хакында алга таба аерым язармын әле, иншаллаһ!

Әлбәттә, минем төп максатым – Гариф абый белән очрашу, аннан үземне кызыксындырган сорауларга җавап алу, һәм бирсә, архивының бер өлешен өйрәнү өчен алып тору иде. Дөрес, Мюнхенга ике тапкыр килүемдә мин Гариф абый турында инде шактый мәгълүмат туплаган идем, әмма минем аннан башкалар турында да, әйтик, Әхмәт Тимер, Шәфи Алмаз, Галимҗан Идриси, Шиһап Нигъмәти, алман профессоры фон Менде турында да күбрәк беләсем килә иде. Мине бигрәк тә “Идел-Урал” комитетында һәм легионында татар дәүләтчелеге өчен барган көрәшне раслый торган тарихи документлар, ул вакытта чыккан татарча газета һәм журналлар да кызыкысындыра иде. Һәм, әлбәттә, Гариф Солтанның тулы биографиясе дә әле эшләнмәгән һәм аны язарга кирәк иде.

Без Гариф абый белән аның өендә дә, шул тирәләрдәге кафе-рестораннарда да, Мюнхен урамнарында да очраштык, аның бай архивын барладык, истәлекләрен сөйләттек, кирәкле фотоларны сайлап алдык, кайбер документларның күчермәләрен эшләтеп алдык. Без, дигәнем – тагы бер атаклы милләттәшебез, “Азатлык” радиосының элеккеге хезмәткәре һәм хәзер дә актив хәбәрчесе, халыкара журналист, тәрҗемәче, милли сәясәтче Хәйретдин әфәнде Көләчйөз. Ул булмаса, миңа Мюнхенда шактый авырга туры килер иде, аның ярдәмендә мин ниятләп килгән эшләремнең күпчелеген башкарып чыктым.  
 
Мин Мюнхенга килеп төшкәндә, Гариф абыйның 85 яшьлек юбилей көннәре иде. Мин дә Гариф абыйга үземә күрә бүләк ясадым – аның турында “Шәһри Чаллы” газетасында “Киләчәккә әзерләнергә кирәк” дип аталган язмамны бастырып алып килдем. Аның юбилей көннәрендә Казан газеталарына да материал әзерләп биргән идем, әмма аларның берсе дә ул язмаларымны бастырмады. Гариф абыйның үзе белән тагы бер тапкыр очрашкач, кайткач аның турында язылган тәнкыйть мәкаләләрен тагы бер тапкыр укып чыккач, мин ул язмаларымның ни өчен Казан матбугатында дөнья күрмәвен аңладым. Казанда әле һаман берни үзгәрмәгән, татарлар һаман “акларга” – “кызылларга”, “ил патриотларына” һәм “татар милләтчеләре”нә бүленеп сугышып яталар икән бит! Һәм Гариф Солтанны тәнкыйтьләп, күпме кеше “галим” булды, Казанда һәм Мәскәүдә китаплар чыгарды, “Муса Җәлилне саткан”, дип, КГБ илгә кайтып егылган күпме татар легионерын төрмәләрдә черетте һәм атып үтерде, хәзер шуларның барысыннан да баш тартсынмы? Юк, әлбәттә, һәм Казан бомонды, “Муса Җәлилне бирмибез!” – дигән ялган аклану астына яшеренеп, Гариф Солтан кебек кешеләрне “каралар” исемлегендә йөртүен дәвам итте. Татар конгрессының аны котлап Грамоталар җибәрүе һәм докладларда телгә алуы да бу “карт антисоветчик”ның ышанычына кереп, аннан кирәкле мәгълүматларны алу өчен генә булырга мөмкин. Хәзер кайбер кешеләр бик тырышып Гариф Солтаннын Казанга кайтырга кодалыйлар, ә кем ышандыра ала, аны кайту белән ФСБ подвалларына ыргытмаслар дип? Беркем гарантия бирә алмый, чөнки бу илдә татарга карата берни үзгәрмәде, алар безне кабердән өстерәп чыгарып үч ала торган кешеләр...

Гариф абыйның тормышын бөтенләй белмәгән кешеләргә аның турында бераз мәгълүмат биреп үтим. Ул 1923 елның 25 сентябрендә, Башкортстанның Мәләвез районы, Җиргән авылында туган. Бу – татар халкына шагыйрь Дәрдмәндне, язучы Мирсәй Әмирне биргән гаять зур татар авылы, мин Алманиядән кайткач, анда булдым һәм язмамның алдагы бүлекләрендә бу турыда җентекләбрәк тукталырмын, иншаллаһ! Гариф абый туган авылыннан иртә чыгып китә, хәлле кешеләрне төрмәләргә утырта башлагач, аның әтисе Нигъмәтулла абзый, гаиләсен алып, Җиргәннән чыгып качарга мәҗбүр була. Бу – 1927-1928 еллар булырга тиеш, ягъни, моннан 80 ел элек...

Гариф абый Җиргәннең һәр урамын, һәр тыкрыгын, мәчетен, базарын, кибетләрен, Агыйдел буйларын, үз йортларындагы кое, баз, ат абзарларын яхшы хәтерли, аларны хәттә рәсемгә төшереп бирде. Тагы да мөһиме – аларның өйләре каршында гына алтынчы Рәмиевларның, ягъни, шагыйрь Дәрдмәнднең туган нигезе булган, мин соңыннан аны барып фотога да төшереп кайттым. 
   
- Кыш көннәрендә ураза вакытында шугалакта уйнаганда мәчет манарасыннан кичке азанны тыңлап тора идек тә, “Азан әйтте! Азан әйтте!” – дип кычкырып өйләребезгә йөгерә идек... Без кайтып әйткәч, өйдәгеләр авыз ача иде...

Ишле гаилә башта Ишимбай тирәсендәге татар-башкорт авылларында туктала, аннан Ишимбай шәһәре янында җир куышында яши башлый. Җиргәндә шактый бай яшәгән, 6 баласын да кадерләп, тәртип белән үстергән ана – Шаһингәрәй морза кызы Зәйнәп, Гариф абыйның әнисе, бу хәтле авырлыклардан хастага сабыша һәм 1938 елны яман шеш авыруыннан үлеп китә. Гариф абый 1930 елны Ишимбайдагы 3нче татар-башкорт мәктәбенә укырга керә, уку татар телендә алып барыла, рус теле предмет буларак кына керә, аның каравы алман телен сөргенгә сөрелгән алман хатыны укыта һәм бик яхшы укыта. Шуңа күрәдер, Гариф Солтан, Ишимбай урта мәктәбен тәмамлауга, 1940 елны Уфа педагогия институтының алман теле бүлегенә укырга керә. 

Менә минем кулымда шактый саргая төшкән ике фоторәсем, аларда Гариф абыйның Ишимбай мәктәбендә укыган еллары сурәтләнгән. Беренче фото аның башлангыч мәктәптә укыган елларыдыр ахыры, башына түбәтәй кигән, ак күлмәкле, нык бәдәнле Гариф барысыннан да аерылып тора, кайсы ягы беләндер ул Дәрдмәндкә дә охшап китә. 

- Башлангыч мәктәптә укыганда, минем бер генә күлмәгем бар иде, әни шуны гел юып кидертә иде, укытучылар да безнең фәкыйрьлекне белеп, хәлебезгә керергә тырышалар иде, -дип искә ала Гариф абый ул көннәрне.

Югыйсә, аларның Җиргәндә унлап атлары була, әтиләре олау чаба, өйдә затлы җиһаз, өстәлләрендә кунак сые тора, ярты авыл аларга мунча керергә йөри, Зәйнәп абыстай аларның барысын да чәй эчереп җибәрә... Менә шул авыл халкы аларны соңыннан сөргенгә сөрелүдән саклап кала да инде, ә советлар Гариф абыйларның бар байлыгын тартып алалар. Соңыннан алар Җиргәнгә бер кайтып киләләр, советлар аларның бар каралты-кураларын, өйләрен сүтеп алып киткән була.

Икенче фотода да Гариф абый барысыннан да аерылып тора – монда да бердәнбер ак күлмәгенең якасын егетләрчә костюмы өстенә чишеп җибәргән, карашы – нык, ышанычлы, максатчан... Бу аның классташлары белән төшкән соңгы фотосы, моннан соң ул аларны инде беркайчан да күрмәячәк... Әйткәнебезчә, Гариф Солтан башта Уфа педагогия институтында бер ел укый, аннан, Днепропетровский шәһәрендәге металлургия институтына керү нияте белән, 1941 елның җәендә Украинага китә. Аннан соң инде билгеле хәлләр – сугыш башлана, Уфага яңадан кайтарып та тормыйча, 19 яшьлек Гариф Солтанны армияга алалар, башта Харьков тирәсенә окоп казырга җибәрәләр, аннан өстенә шинель кидертеп, ут эченә кертеп җибәрәләр...

Тәгәрәп-аунап
Буй үскән
Туган илем, исән бул!
Чәч кузгатып
Җай искән
Таңгы җилем, исән бул!
Йөгереп-йөгереп
Туктаган...
Яулык болгап
Сыктаган
Нәзкәй билем, исән бул!

Рафаэль Мостафин үзенең югарыда телгә алган китабында Гариф Солтанны, “совет сугышчылары өстенә граната ыргытып, алманнар ягына чыккан”, дип яза. Нинди җиңел һәм ялган аңлатма! Әйтерсең лә Рафаэль Мостафин бу мәхшәрнең ничек булганын бер читтән качып кына карап торган! Ул чагында алманнарны туктатырлык көч булмаган, алар берничә ай эчендә Мәскәүгә хәтле килеп җиткәннәр, сугышның беренче көннәрендә үк 5 миллионнан артык совет солдаты алманнарга әсир төшкән, алар да шулай бер-берләренә граната ыргытып, шул якка чыктылармы икән? Совет патриоты булам, дип, үз милләттәшеңне ялган белән шулай пычратырга ничек мөмкин?!

- Ул чагында алманнар бездән 800 метрлар гына ераклыкта иде инде, - дип искә ала Гариф абый ул көннәрне. – Комсомол булгач, мине политрук урынбасары итеп билгеләделәр һәм комиссарның кушуы буенча, 4 кешене чик буен күзәтергә һәм алман ягына листовкалар ташларга җибәрделәр. Без капчыкларга листовка төяп, киттек алманнар ягына, ә алар кырга ток уздырганнар икән, без анда килеп керүгә, сигнал кычкырта башлады, алманнар атарга тотындылар, аларга карап, урыслар ут ачты, шулай итеп без ике ут арасында калдык. Без капчыкларыбызны ташлап, качтык, ике кешебез үлде, безне исән кайткач, мактадылар, каһарманлык эшләделәр, дип. Нинди каһарманлык инде ул, куркудан без берни аңламадык! Дивизия комиссары Булатов фамилияле татар кешесе булып чыкты, мине тышка чакырып чыгарып, үз телебездә: “Улым, кайгырма, мин сине хәрби Академиягә укырга җибәрәм!” – диде. Әмма ул арада безне алманнар килеп басып алды, тыгыз сафлар белән өскә киләләр, ә безнең корал да юк, элемтә дә юк, шунда меңләгән генә түгел, миллионлаган кеше әсирлеккә эләкте, шул исәптән, мин дә. Беренче эш итеп җиңемдәге “замполит” дигән язуны ертып ташладым, чөнки алманнар аларны шунда ук атып үтерәләр иде. Мине кулга алган алман егете белән аның телендә сөйләшә башладым, ул да минем кебек студент булып чыкты, “Кайда алман телен өйрәндең?” – ди. Мин әйттем. Уңда-сулда миналар шартлый, тирә-якта сугыш бара, безне башта Харьковның КГБ төрмәсенә китерделәр, анда 5 миллион совет әсире булган, диделәр. “Политруклар һәм яһүдиләр, бер адым алга!” – дигәч, әсирләр үзләре политрукларны һәм яһүдиләрне алга этеп чыгардылар, ә миңа тимәделәр. Шулай итеп, минем әсирлек тормышым башланды. Харьковтан безне Польшага алып киттеләр, лагерьдан-лагерьга күчереп йөртә торгач, 1942 елның җәе җитте, һәм шушында күпләребезнең тормышында үзгәрешләр башланды...
   
Шушы урында Гариф абыйның һәм меңләгән татар-башкорт әсиренең гомерләрен коткарып калган изге зат – милләттәшебез Әхмәт Тимер турында да язып китәргә кирәктер. 1912 елда хәзерге Татарстанның Әлмәт авылында туган, 1929 елда СССРдан Төркиягә качарга мәҗбүр булган, икенче Бөтендөнья сугышы алдыннан Алманиядә белем алган һәм 1941 елның 17 июнендә Һамбург университетында төрки телләр буенча докторлык диссертациясе яклаган Әхмәт Тимер 1943 елның җәенә хәтле Алманиядә яши һәм татар-башкорт әсирләре өчен күп эшләр эшләп калдыра. Әхмәт Тимер, профессор фон Менденың соравы буенча, Алмания җитәкчелеге өчен татарлар турында белешмә-справкалар әзерли, аларда ул Россия империясенең төрки-татар халкына каршы алып барган геноцид сәясәтен дөрес яктырта, нәтиҗәдә, Һитлер һәм аның янәшәсендәгеләрнең татарларга карата фикере уңай якка үзгәрә. Көнчыгыш министрлыкның арадашчылык бүлегендә эшләгән Әхмәт Тимер шулай ук “Идел-Урал” легионының һәм комитетының төзелүендә дә башлап йөри, ул 1941-1942 елларда 15 әсирләр лагерында булып, ике меңнән артык татар-башкортны, татарча белгән чуваш- мариларны үлемнән коткара. 1942 елның август аенда ул Гариф Солтан һәм тагы 30 татар әсирен Петрикен лагерыннан иреккә алып чыга, аларга Алман оешмаларында эшләргә, “Идел-Урал” легионында хезмәт итәргә мөмкинлек бирә.
   
- 1942 елның җәендә безнең лагерьга доктор Әхмәт Тимер килде, - дип искә ала Гариф абый бу көннәрне. – Аның вазыйфасы татар-башкорт әсирләреннән легион төзү була. Әхмәт Тимер бигрәк тә татарларны, студент яшьләрне коткарырга тырышты. Ул җыйнак цивиль киемнән иде, пөхтә, тыйнак кеше иде. “Арагызда алманча белүчеләр бармы?” – дип сорады. Мин кул күтәрдем. Ул миңа бер текст бирде, алманчадан татарчага тәрҗемә итәргә. Тәрҗемә иткәч, аркамнанан какты: “Безнең максат – алманнарга ярдәм итеп, үзебезнең мөстәкыйль дәүләтебезне төзү, - диде. – Шуңа риза булганнар минем белән китәр.” Без ризалык бирдек, һәм безне, 30-40 татар-башкортны, Алманиягә алып киттеләр. Безне туп-туры Берлиннан ерак булмаган Вустрау лагерына алып килделәр, анда Көнчыгыш министрлыкның ачык һәм ябык лагерьлары иде. Ябык лагерьда төрле милләт вәкилләре, ачык лагерьда урыс генераллары урнашкан иде. Безнең ябык лагерьда Шиһап Нигъмәти барак башлыгы булды, шагыйрь Рәхим Саттар да шунда иде. Муса Җәлилне дә беренче тапкыр шунда күрдем, бу 1942 елның ахыры иде, аның кем икәнлеген Рәхим Саттар әйткәч кенә белдем. Алар арасында мин иң яшь кеше, студент идем, чын татар тарихын да беренче тапкыр шунда ишеттем...
   
Гариф абыйның әйтүе буенча, ул “Идел-Урал” легионында хезмәт итмәгән, беркайчан алман хәрби киемен кимәгән, хәрби ант бирмәгән. Ул Альфред Розенберг җитәкчелек иткән Көнчыгыш министрлыкта, аның татар арадашчылыгы бүлегендә тәрҗемәче булып эшләгән. Монда да язмыш яшь татар егетенә мәрхәмәтлек күрсәтә – аңа атаклы алман тарихчысы, тюрколог, Көнчыгыш министрлыкның бүлек мөдире Герхард фон Менде үзе ярдәмгә килә. Ни өчен Гариф Солтанны үз “канаты” астына ала соң бу талант иясе? Эш шунда, фон Менде – Балтыйк буе алманы, аның атасын большевиклар атып үтергәч, ул Алманиядә, әтисенең энесе тәрбиясендә үсә, ә ул абзыйның хатыны татар була. Әле татарның да ниндие – Гариф Солтанның әнисе ягыннан сеңелесе, беренче Бөтендөнья сугышында алманнарга әсирлеккә төшкән татар хатыны тәрбияләп үстерә Герхард фон Мендене! Гариф Солтан анкеталарын тутырганда, фон Менде аның әнисенең кыз фамилиясенә – Шаһингәрәй исеменә игътибар итә, чөнки аны тәрбияләп үстергән татар хатыны да шул фамилиядә була. Шулай итеп, татарча, төрекчә, русча яхшы белгән алман профессоры Гариф Солтанны үз янына сыендыра, гомер буе аңа гына түгел, бөтен татарларга ярдәм итә.
Ә инде Муса Җәлил мәсьәләсенә килгәндә, Гариф абый аны берничә тапкыр гына күргәнлеген әйтә:
   
- Муса Җәлилгә алман паспорты алу өчен мин аны Берлинга алып бардым, - дип искә ала Гариф Солтан ул көннәрне. – Аннан Берлинда квартира табып бирдем, цивиль кием-салым алырга булыштым, чөнки ул алманча белми иде. 1943 елның җәендә Муса Җәлилне Узедомга, татар-башкорт легионерларының ял йортына алып бардым. Мин Көнчыгыш министрлыгының татар бүлегендә, Муса Җәлил Шәфи Алмаз кул астында, комитетта эшли иде. Алар юк нәрсә белән яндылар, совет гаскәре килүенә үзләрен алманнарга каршы эшләгән, дигән алиби әзерләргә теләделәр, чөнки советларның үзләренә карата рәхимсез буласын белделәр. Әмма эш болай тирәнгә китәр, листовка өчен генә аларны юк итәрләр дип беркем дә уйламады, барыбыз да аларны коткарырга тырыштык. Мин үзем, алар өчен ярдәм сорап, Фәлистин мөфтиенә хәтле барып җиттем, әмма Һитлерга һөҗүм булганнан соң, аларның барысын да юк иттеләр... Бу – язмыш инде, моның өчен исән калган татарларны гаепләргә, пычратырга, һаман эзәрлекләргә ярамый.

Әхмәт Тимер дә үзенең истәлекләрендә Җәлил һәм җәлилчеләр турында шундыйрак фикер әйтә:

“Әйе, мин Муса Җәлил белән очраштым, әмма лагерьда түгел. Ул инде әсирлектән азат ителгән иде, әмма мин түгел, кемнеңдер рәхмәте белән. Алман җитәкчелеге лагерьдан азат ителгән татар әсирләре өчен махсус бюро төзегән иде. Берлинда алар җыела, аралаша торган урын бар иде, алар анда бер-берләре белән танышалар, музыкаль һәм шигъри кичәләр оештыралар иде. Анда карашлары төрле-төрле булган кешеләр килә иде. Беркөнне мин анда Муса Җәлилне очраттым. Ул пианинода музыкаль әсәрләрдән өзекләр башкарды. Ул кичтә без аның белән озаклап төрле темаларга сөйләшеп утырдык. Бу 1943 елда булды. Миндә, Муса Җәлил ниндидер яшерен эш алып барадыр, дигән тәэсире калдырмады. Һәм бу ул вакытта мөмкин дә түгел иде. Ул татар журналисты Галимҗан Идриси белән танышты, ул вакытта Идриси хатыны белән Алманиядә берничә ел яши иде инде. Бу нисбәттән татарлар арасында төрле сүзләр тарала башлады, гайбәт китте, аңлашылмаучылык килеп туды. Нәкъ менә шул вакытта Муса Җәлил кулга алынды. Кулга алынуга нәрсә сәбәп булып торды – анысы миңа билгесез, әмма шуны ачык беләм, бу җитди эш өчен түгел иде. Хәтта Җәлилне азат итү турында инде карар да әзерләнгән һәм ул Һитлерның өстәлендә ята иде. Инде Җәлилне менә-менә азат итәләр, дип торганда, Һитлерга һөҗүм булды. Фюрер исән калды, әмма бик нык ярсыды һәм бөтен сәяси тоткыннарны атырга дигән әмер бирде. Кул астына төрмәдә утырган Җәлил дә эләкте. Боларны мин Җәлилгә якын булган һәм бу хәлләрне яхшы белгән Казым Миршан сүзләре буенча сөйлим. Бу – тәкъдирнең котылгысызлыгы, язмышта яман хәлләрнең алга килүе иде...” /Альметьевская энциклопедия. – Казань, 2003, стр. 323. Тәрҗемә безнеке./ 

Рафаэль Мостафин югарыда телгә алган китабында профессорлар Әхмәт Тимер һәм фон Мендене дә нык түбәнәйтә, мыскыл итә, югыйсә бу кешеләр төрки-татар дөньясына уникаль фәнни хезмәтләр язып калдырган бөек шәхесләр бит! Фон Менде әле 1933 елда ук Россиядә башка халыкларны басып алу тарихы темасы буенча кандидатлык диссертациясе яклый, Россия империясендә һәм СССРда төрки халыкларның милли-азатлык көрәше турында 1936 елда китап бастырып чыгара. Ул әле икенче Бөтендөнья сугышы башланганчы ук СССРда яшәүче төрки халыклар буенча төп белгеч була. “Ул чын мәгънәсендә татарларның дусты иде, - дип искә ала аны Гариф абый. – Бик күп татарларны үлемнән алып калды, татар-башкорт легионерларына ял йортларына кадәр оештырды. “Идел-Урал” легионы, татар арадашчылык үзәге үзенең татарча берничә газета-журналын чыгарыруда да фон Менденең ярдәме зур булды.”

Әхмәт Тимер исә бөтен төрки дөньяга танылган алтаист, татар, төрек, монгол, рус, кытай, алман, инглиз, француз телләрен белүче, үзеннән соң өч йөзгә якын фәнни хезмәт калдырган легендар, титаник шәхес, ул әле бездә тиешенчә өйрәнелмәгән һәм ачылмаган. Менә шушы кеше 19 яшьлек татар егете турында аталарча кайгырта, Гариф абыйны башта Берлинда үз янәшәсендә яшәтә, киңәшләрен биреп тора. Әхмәт Тимер чын мәгънәсендә татар бәйсезлеге өчен көрәшче була, шул идеяне Гариф Солтан кебек шәкертләренә, татар легионерларына да сеңдерә ала. Шуңа күрә яшь Гариф Солтан шәхес буларак Әхмәт Тимер һәм фон Менде тәэсирендә тәрбияләнгән, дип ачык әйтергә мөмкин. 

Шулай ук бу елларда татар легионерларына, алманнар белән хезмәттәшлек итүче татар-башкортларга милләттәшләребез Шәфи Алмаз һәм Галимҗан Идрисинең дә тәэсире булган булырга тиеш. Шәфи Алмаз, рәсми рәвештә, “Идел-Урал” комитетының башында, ә Галимҗан Идриси алман хакимияте структураларында һәм соңрак дини оешмаларда эшли. Дөрес, бу ике шәхес тә татар әдипләре әсәрләрендә көлке объектлары булып тордылар, әмма татар легионерларының тормышын җиңеләйтүдә аларның өлеше зур була, күпчелек милләттәшләребез алар янында сыену табалар. Шул исәптән, Муса Җәлил дә. Галимҗан Идрисинең хатыны Шәмселбанатны хәтта җәлилчеләр белән бергә төрмәгә дә утыртып куялар, артыннан ире бик нык йөреп кенә, аны иреккә чыгара ала. 

Шунысын да әйтергә кирәк, Галимҗан Идриси татар бәйсезлеге яклы булмаган, киресенчә, төрки бердәмлекне яклап чыккан, “Идел-Урал” легионы белән дә артык бәйләнештә тормаган. Ул кешеләргә, бигрәк тә татар лидерларына бәя биргәндә бик кискен була, шуңа күрә, аның үзе өстеннән дә гел язып торалар. Галимҗан Идрисине алманнарга совет шпионы дип ышандырырга тырышкан шундый бер әләк бүгенге көндә Татарстан Республикасының Милли архивында, Гаяз Исхаки фондында саклана, “Галимҗан Идриси хакында” дип атала. Сугыштан соң Согуд Гарәбстанында сыену тапкан Галимҗан Идриси белән хатыны да, аларның Мюнхенда һәм Америкада яшәгән балалары да инде вафат булган, алар белән бергә, тарихның без белмәгән бер өлеше дә инде юкка чыккан...
   
Шәфи Алмаз исә, алай лидер кыяфәте булмаса да, бәйсезлек идеясенә ахыргача тугрылыклы булган. Ул татар легионерларының генерал Власов армиясенә кушылуына кискен рәвештә каршы булган, чөнки аларның, большевикларны җиңгән очракта, “Бердәм һәм бүленмәс Россия” өчен көрәшәчәкләрен яхшы белгән. Әйтик, “Идел-Урал” газетасының 1943 елгы 29 август санында Шәфи Алмаз болай дип яза: “Без большевизмны юкка чыгару өчен генә көрәшмибез, ә рус империализмының нигезләрен җимерер өчен дә көрәшәбез.” 1944 елның 17 октябрендә фон Мендегә язган хатында исә ул: “...Без, Идел-Урал төркиләре, дистә еллар буенча бәйсезлек өчен көрәшәбез, һәм шушы вакыт эчендә без күп корбаннар бирдек, - дип хәбәр итә. – Безне рухи һәм әхлакый яктан буйсындыру, тез чүктерү өчен, бездә милли хисне юк итү өчен мәскәүлеләр барысын да эшләделәр. Татар халкы көрәшкә күтәрелде, һәм шушы вакытка хәтле үз милли идеяләрен яклый алды. Бу көрәшнең максаты – илне азат итү һәм Идел-Уралның бәйсезлегенә ирешү.”
1944 елның 3-5 мартында Грайфсвальд шәһәрендә уздырылган Идел-Урал халыкларының корылтаенда Шәфи Алмаз үзенең бәйсезлек буенча фикерләрен тагы да ачыграк җиткерә:

 “Казан иле урыслар кулына кергәнчегә кадәр бабаларыбыз Болгарлар 1000 елдан артык мөстәкыйль дәүләтләр төзеп үз мәдәнияте, үз гадәт-горефе белән яшәгәннәр. 1000 елдан артык хөр, мөстәкыйль булган бер халык, әлбәттә, 1552нче елда Казанда булган милли һәлакәт белән рази булып, язмышына баш иеп калачак түгел иде һәм калмады... Дөньяда ватып, җимереп бетерергә мөмкин булмаган бер нәрсә дә юк. Тимер-бетоннан ясалган ныгытмаларның да бер минут эчендә көлен күккә очыралар. Ләкин җимерергә, ватарга мөмкин булмаган бер нәрсә булса: ул да – бер халыкның милли идеалы. Йөз еллар буенча канлы көрәшләр белән канына сеңгән бер халыкның теләген һич бер төрле корал белән дә ватып, җимереп булмый. Бу бер хакыйкать. Урыслар безне бу фикердән ваз кичерер өчен кулларында булган бөтен коралларын безгә каршы куйсалар да, безне бу көнгә кадәр бу фикердән ваз кичтерә алмадылар һәм ваз кичтерә алмаячаклар. Без, югалткан истиклалыбызны /азатлыгыбызны/ кире кайтарыр өчен йөз еллар буенча кәләм белән, халкыбыз арасында фикер тарату сүзләре белән, уңае килгәндә кулыбызга корал алып көрәшеп килдек. Ләкин, безгә хәзерге вакыттагы кебек Идел-Урал истиклалы өчен көрәшергә уңайлы вакытның булганы юк иде.” /Идел-Урал корылтае. – Берлин, 1944, 21 бит./

Әйе, 60 мең татар-башкорттан, мари-чуваштан вәкил булып килгән Идел-Урал корылтае да, аларга бу эшкә фатихасын биргән Алмания җитәкчелеге дә бу халыкның үз бәйсез дәүләте булырга тиеш, дигән фикергә килгәннәр һәм бу корылтай документларында да чагыла. Бүгенге көндә күпчелек галимнәр, шул исәптән, Искәндәр Гыйләҗев та, алманнар урысларны җиңсә дә, татарга дәүләт бирмиләр иде, дип баралар. Мин үзем алай уйламыйм. Чөнки сугыш ахырына инде булачак Идел-Урал дәүләтчелеге идеясе теоритик яктан нигезләнгән, бу хакта алман җитәкчелеген ышандырган һәм фатихасын алган, структур яктан төзелгән, кадрлар мәсьәләсе хәл ителгән, һәм, иң мөһиме – 50 мең чамасы кораллы татар-башкорт, чуваш-мари легионерлары белән ныгытылган була. Һәм бу эшнең, бу көрәшнең башында татарлар тора, яп-яшь Гариф Солтан да шул лидерлар арасында була. Ул татар халкының бәйсез дәүләте булырга тиешлегенә чын күңеленнән ышана, 20 яшеннән шушы көрәш юлына баса һәм бүген дә шул фикерендә кала. Менә аның 1944 елда Идел-Урал корылтаенда ясаган чыгышыннан бер өзек:

“Хәзер безнең урыныбыз Германия җитәкчелегендәге яңа Европа сәяси төркемендә. Ә бу хәл безне, төрек-татарларны, кайбер мөһим бурычлар алдына китереп куя. Киләчәк яңа тәртиптә милләтләр үзләренә тигез хокуклы урын яулап алу өчен аны төзү көрәшендә я үзенең хезмәте, я булмаса көрәше белән тигез катнашалар. Без дә, көнчыгыш Европадагы яңа тәртип төзүчеләр булганлыктан, большевизмга каршы көрәштә актив катнашырга һәм шуның белән Европаның көчләре алдында үзебезгә хөрмәт яуларга тиешбез. Тик безнең көрәшебез генә безнең мөстәкыйльлегебезне Европа алдында таләп итә ала. Без үзебезнең булдыклылыгыбыз белән киләчәккә нигез салырга тиешбез. Хәзер төрек-татар халкы безнең сәясәтчеләребез һәм корал тоткан егетләребез алдына киләчәккә нигез салу бурычын куя. Сәясәт өлкәсендә халкыбызның хокукын яклаучыларның әһәмиятләре халкыбыз өчен иң зур хезмәт. Милли сәясәтебезне корал көче тормышка ашыра һәм ул сәясәт өлкәсендә көрәшүче милләтчеләребезне яклый. Тик Европа сәясәтендә генә үзебезнең булдыклылыгыбызны таныту һәм татар халкы турында тик яхшы тәэсир калдыру безнең теләккә нәтиҗә бирәчәк. Әлбәттә, безнең көрәшебез авыр булу белән, көрәш юлыбыз да озын. Руссия революциясе әле бетмәгән. Большевизм аның бер вакытлы күренеше генә. Бу революция тик милли мәсьәләне радикал рәвештә хәл итү белән генә бетәчәк һәм милләтләрне азатлыкка чыгарачак.” /Идел-Урал корылтае. – Берлин, 1944, 41-42 битләр./ 

Әйе, большевизм җиңелсә дә, Россиядә әле милли мәсьәлә һаман хәл ителмәгән. Мин бу сорауны 85 яшьлек Гариф абыйга да бирдем: “Сез гомер буе большевизмга каршы көрәшкәнсез, ул җиңелсә, татар мөстәкыйль булыр, дип өметләгәнсез. Менә хәзер большевизм юк, әмма татар һаман бәйсез түгел, эш нәрсәдә соң?” – дидем. Гариф абый: “Алар рус империясен саклап калырга тырышалар, бар максатлары шул” – дип җавап бирде. Әйе, эш Россиянең капиталистик, социалистик, демократик юлда булуында түгел, төп мәсьәлә – урысның шовинистик рухта булуында һәм төп максаты итеп урыс империясе саклап калырга тырышуында шул! Урысның канауда аунап яткан сукбай-бомжыннан башлап, тәхеттәге патшасына хәтле шулай уйлый, шуңа омтыла. Бу урыс империясендә татарның үзенә дә, теленә дә, диненә дә урын юк. Милләттәшләребез Әхмәт Тимер, Шәфи Алмаз, Гариф Солтаннар моны шул вакытта ук аңлаганнар, алманнарга ияреп булса да, татарга бәйсез дәүләт төзәргә тырышканнар, милләтне шулай итеп саклап калырга омтылганнар. Моның өчен аларны гаепләргә ярыймы? Әсирлек шартларында да милләт өчен эшләргә, шундый зур идеяләр өчен көрәшергә батырлык иткән, рухи көч тапкан бу татарларга еллар үткәч әле бөтенләй башка бәя бирелер, әмма бүген милләт әле моңа әзер түгел. Әлбәттә, татарның үз дәүләте булса, Әхмәт Тимер, Гаяз Исхакый, Гариф Солтан кебек затлар аның хан-солтаннары булырлар иде, әмма дүрт гасыр буе дәүләтсез яшәгәч, татарлар кем көчле, шуңа ияреп дәүләтле булырга уйлыйлар. Моның өчен аларны гаепләп буламы?!

Әйттеләр, кем, бер бәхетсез
Илгә гашыйксың, фәкыйрь.
Бер кызардым, бер бузардым...
Ни таныйм – таналмадым.
Ни таныйм?.. Таналмадым!
Исте җилләр ил эченнән,
Иртә-кич салдым колак.
Җил-җиләсләрнең моңыннан
Зәукы әлхан алмадым.
Кайда бер тау, кайда мәэмүл
Чишмәи абелхәят!
Тез йөгендем, яшь тамыздым, -
Дәрткә дәрман алмадым.
...Дәрткә дәрман алмадым!
 
Аллаһы Тәгалә Гариф Солтаннын сугыш беткәч тә саклый – ул совет гаскәрләре кулына эләкми. Сугыш вакытында Берлин университетында белемен арттырып йөргәндә, аның китап укучы таныклыгында милләте төрек дип язылган була, соңрак ул башка документларында “Шәркый Төркестанда, Кашгарда туган төрек” дип языла. Әгәр шулай язылган булмаса, Ялта килешүе буенча, американнар һәм инглизләр аны советларга тотып биргән булырлар иде, безнең күп легионерлар шулай һәлак була. Аннан шушы белешмәләр буенча Гариф Солтан алман паспорты ала, Көнбатыш Германиядә яши башлый, бары тик соңыннан фон Менде ярдәмендә паспортындагы мәгълүматларны “Җиргәндә туган татар” дип үзгәртүгә ирешә.

Гариф Солтан 1948-1952 елларда Һамбург университетының дәүләт һәм хокук фәннәре факультетын тәмамлый, аннан Мюнхенда хокук буенча докторлык диссертациясе яклый. Башта ул 1951 елда “Америка авазы” радиосында татарча тапшырулар оештыра, аннан “Азатлык” радиосында аерым татар-башкорт редакциясе булдыруга ирешә. Ул вакытта Америка Конгрессы оештырган “Азатлык” радиосында бары тик СССРда союздаш республикалары булган милләтләр генә аерым редакция тоталар, татарлар исә искәрмә булып тора. Гариф абый Идел-Урал халыкларын, шул исәптән, чуваш, башкортларны да шушы исмелеккә кертергә тырыша, әмма чувашлардан журналист таба алмыйлар, ә башкорт булып Гариф абый үзе языла, аңа ничек тә шушы редакцияне ачтырырга кирәк була. Шулай итеп, 1953 елның 9 декабрендә бөтен дөньяга беренче тапкыр татар-башкорт тапшырулары яңгырый, микрофон алдында Гариф Солтан була. Гариф абый 1953 елдан 1989 елга кадәр, ягъни, пенсиягә чыкканчы, “Азатлык” радиосының татар-башкорт студиясендә алыштыргысыз җитәкче була, хәтта 1957-1968 елларда Америкада яшәү чорында да “Азатлык” белән нигездә ул җитәкчелек итә. 
   
Гариф абыйның “Азатлык”та эшләгән чоры турында тулы бер китап язарга мөмкин, чөнки ул ярты гасырдан артык татар халкының милли үзаңын уяту өчен титаник хезмәт башкара. Ул татар халкының тарихына, әдәбиятына, мәдәниятенә, сәнгатенә, шәхесләренә караган меңләгән тапшыру эшли, көчле дәлилләр белән СССРда төрки-мөселман халыкларының хокуклары бозылуын фаш итә, милләтне үз азатлыгы өчен көрәшкә әзерли. Әгәр узган гасырның 80нче еллары ахырында татар халкы үзенең бәйсезлеге өчен шулай күтәрелә алган икән, монда, һичшиксез, азатлык авазы Гариф Солтанның да өлеше әйтеп бетергесез зур. Гариф абый Америка Конгрессы китапханәсенә барып, аннан меңләгән татар китабының күчермәләрен алып кайта, аларны гарәп хәрефләреннән латинга күчереп, төпләтә, “Азатлык” радиосыннан укый. Бу китаплар арасында Газиз Гобәйдуллин, Гаяз Исхакый, Һади Атласи, Риза Фәхретдин, Дәрдмәнд, Тукай, Шәехзадә Бабич, Садри Максуди, Йосыф Акчура һәм башкаларның әсәрләре була. Ул шулай ук СССРдан, бигрәк тә Казаннан һәм Уфадан татарча-башкортча чыккан бөтен вакытлы матбугатны яздырып ала, төннәр буе аларга анализ ясап, иртән инде әзер текст белән эфирга чыга. Гариф Солтан “Азатлык”ның җитәкчесе булса да, үзе дә һәр көн берәр тапшыру эшли. Аның турында бергә эшләгән милләттәшләребез менә нәрсә сөйли.

Хәйретдин Көләчйөз: “Гариф абый микрофон алдында Гаяз Исхакыйның “Зөләйха”сын укыганда һәм әниләр көненә тапшырулар алып барганда, елый-елый сөйли иде, милләт фаҗигасыннан, үз әнисенең бәхетсезлекләрен искә төшереп күңеле шулай нечкәргәндер аның... Ул бик дициплиналы кеше иде, безне һәрвакыт: “Әйткән сүзегез дәлилле булсын, сүкмәгез, фактлар гына китерегез”, дип өйрәтә иде. Ул татар телендә радиотапшыруларны кыска җөмләләр белән аңлатырга куша иде, чөнки кешенең радионы китап кебек яңадан әйләндереп тыңлау мөмкинеге юк, дия иде. Аның өчен тапшыруда иң мөһиме – тема, кереш, тезис иде, илдә үсмәгән татар журналистларының җөмлә төзелешен, синтаксисны белмәүләренә борчыла иде. “Инглизчә килгән мәгълүматларны тәрҗемә итмәгез, эчтәлеген генә бирегез, - дип өйрәтә иде ул безне. – Халык кына түгел, тавык та аңларлык булсын.” Гариф абый рус теленнән кергән сүзләрне кулланмаска куша иде, без беркайчан да “самолет” димәдек, “очкыч” дидек, “Вертолет” димәдек, “боралак” дидек, “актуаль” дип сөйләмәдек, “көнүзәк мәсьәлә” дип сөйләдек. Без язганны Гариф абый һәрвакыт карап чыга иде, кайвакытта җөмләләрнең урынын алмаштыра иде. Ул безгә радиожурналистиканың ничек булырга тиешлеген өйрәтте. Кайвакытта Фәридә Хәмид: “Ярар инде Солтан, барыбер бастыралар бит, тыңларга ирек бирмиләр, ул хәтле тырышмыйк”, дия иде. Гариф абый: “Юк, безне авылда бер кеше тыңласа да, сыйфатлы тапшыру булырга тиеш”, дип әйтә иде. Тыелган мирас, оныттырылган әсәрләрне эзләп табып, радиодан тапшыра идек. Әйтик, Сәгыйть Сүнчәләйнең “Татар яшәячәк” дигән шигыре берҗирдә чыкмаган, ә без аны эзләп табып, укыдык. Безнең әдәби програмалар бар иде, махсус тапшырулар була иде шагыйрьләр турында. Гариф абый үз кул астында эшләүчеләр белән самими мөнәсәбәттә иде, мине һәрвакыт “энем” яки “Хәйретдин бәй” дип чакыра иде. Үгет-нәсихәт бирә иде, дәресләр-сабаклар бирә иде. Ул һәр ел саен бер-ике тапкыр бөтен редакция хезмәткәрләрен өенә кунакка чакыра иде яки үз хисабына “Азатлык” ресторанында барыбызны да сыйлый иде. Без һәр елны Американың милли бәйрәме – “Күркә” бәйрәмен /без аны “Шөкрана бәйрәме” дип йөртә идек/, я Гариф абыйның өендә, я ул сайлаган ресторанда билгеләп үтә идек. Ул бик күп татарларны үз янына сыендырды, аларны эшле һәм ашлы итте, моның өчен алар Гариф абыйны беркайчан да онытырга тиеш түгелләр... Гариф абый милләтне агартучы иде.”

 Сабирҗан Бәдретдин: “Мин Гариф Солтанның һәр тапшыруга ничек җентекләп әзерләүенә, аеруча эчтәлеккә ничек зур игътибар биргәненә үзем шаһит булдым. Бер тапшыруны язган вакытта, мин аның татар халкының язмышы өчен ничек тирән борчылуын күрдем. Татар халкы турында бер шигырь укыганда, ул шулхәтле тәэсирләнде ки, сулкылдап елый башлады, тапшыру яздыруны беразга туктатып торырга туры килде. Гариф Солтан өчен радиотапшырулардагы текст эш кенә түгел, ә бәлки үзенең ихлас хисләрен чагылдыру алымы да иде. Аның белән эшләү җиңел түгел иде, ул үзе дә профессиналь камиллекнең иң югары ноктасына ирешкән, башкалардан да шуны таләп итә иде. Аны җитәкчелек тә, барлык хезмәткәрләр дә бик хөрмәт итә иде. Бер коллегабызның әйтүенчә, Гариф Солтан сәбәпле, “Азатлык”тагы бөтен төрки редакцияләренең профессиналь дәрәҗәләре күтәрелгән. 50нче елларда радионың Үзәк Азия бүлекләре коры текстны укып кына чыга торган булганнар, Гариф Солтан килгәч, эфир вакыты музыкаль паузалар, журналистның яки чакырылган кунакның шәхси фикере һәм башка кызыклы чаралар белән дә тутырылды. Татар-башкорт редакциясе беренчеләрдән булып эфирда радиопостановкалар бирә башлады. Төрек язучысы Ильгаз Ваһапның “Казанның җиңелүе” әсәре тыңлаучылар арасында зур уңыш казанды.Татар халкының үсешендә Гариф Солтанның өлеше бәяләп бетергесез зур. Аның эшчәнлеге “Азатлык” радиосы белән генә чикләнмәде, ул күп мәкаләләр, фәнни хезмәтләр язды, дөньяның төрле илләрендә татар мәсьәләсе буенча чыгышлар ясады, СССРда тыелган татар язучыларының әсәрләрен тәрҗемә итте, татар эмиграциясе арасында актив эш алып барды, Америка Кушма Штатлары Конгрессында уңышлы гамәлләр кылып, Идел-Урал халыкларын үзбилгеләнергә хакы булган азчылык милләтләр резолюциясенә керттерә алды. Идел-Уралдагы, бигрәк тә Татарстандагы хәлләр белән көнбатыш публикасын таныштыруда аның тәрҗемәче буларак керткән өлеше бик зур. Ул алман һәм инглиз телләренә Газиз Гобәйдуллинның “Татар тарихы”, Гаяз Исхакыйның “Зөләйха”, “Зиндан”, “Ике йөз елдан соң инкыйраз”, Һади Атласиның “Сөембикә” әсәрләрен, шулай ук Шәехзадә Бабичның ул вакытта СССРда тыелган шигырьләрен, Риза Фәхретдин, Садри Максуди, Йосыф Акчура, Гаяз Исхакый һәм башкаларның биографияләрен тәрҗемә итте. Бу китапларның кайберләре төрек теленә дә тәрҗемә ителде. Гариф Солтанның мәкаләләре Германия, Төркия, Америка газета һәм журналларында дөнья күрде. Кызганычка каршы, татар халкын агартуда Гариф Солтанның керткән зур өлеше әле бүгенеге көнгә хәтле үз бәясе алмаган. Татарстан җитәкчелеге һәм татар җәмәгатьчелеге Гариф Солтан хезмәтләренең татар халкы үсеше өчен ни дәрәҗәдә мөһим икәнлеген һаман аңларга теләми. Гариф Солтан – бөек шәхес, татар эмиграциясенең гиганты. Аның татар халкына ихлас хезмәт итүен бары тик язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакый эшчәнлеге белән генә чагыштырырга мөмкин.”

Гариф Солтан “Азатлык” радиосының татар-башкорт редакциясен җитәкләгән чорда, аның кул астында милләтебезнең танылган ул-кызлары эшли, алар арасында Шиһап Нигъмәти, Әнвәр Галим, Гаяз Хәкимоглы, Гали Акыш, Хәйретдин Көләчйөз, Фәрит Иделле, Надир Дәүләт, Фәридә Хәмид, Рукыя Вафалы, Хәлимә Шахмай, Сабирҗан Бәдретдин, Ильяс Абдулла һәм башкалар була. Гариф Солтан шулай ук милләт лидеры Гаяз Исхакый, төркиче-галимнәр Зәки Вәлиди, Александр Беннигсен һәм башкалар белән дә очраша. Алман профессоры фон Менде вафат булгач, аның улы Гариф абыйга Берлинда Гаяз Исхакый чыгарган “Яңа милли юл” журналының төп нөсхәләрен бирә, Гариф абый исә аларны миңа биреп җибәрде. Шулай итеп, милләтнеке милләткә кайтты...
   
Гариф Солтан сугыштан соң милләт өчен эшчәнлеген ике юнәлештә алып бара, берсе – “Азатлык” радиосындагы хезмәте, икенчесе – халыкара дәрәҗәдә сәяси эшчәнлек. Әйткәнебезчә, ул 1957-1968 елларда Америкада яши, анда Нью-Йорк шәһәренә урнашкан “СССРны өйрәнү институтында фәнни хезмәткәр булып эшли. 1961 елны ул Америка ватандашлыгы ала. Ул биредә Америка татарларының җәмгыятен төзи һәм аның җитәкчесе була, 1964 елда Америкада татар мәдәнияте көнәрен уздыруга ирешә. Бу чорда ул дөньяның күп илләрендә була, халыкара форумнарда, конференцияләрдә татарларны яклап докладлар укый, СССРда мөселман-төрки халыкларның хәле турында белешмәләр әзерли. Гариф Солтан – татар мәсьәләсен аның үз арасында гына түгел, ә инглиз һәм алман телләрендә халыкара конференцияләрдә яктырта алган беренче милли сәясәтчедер, мөгаен. Аның 1954 елда Мюнхенда, СССР тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү институтының IV конференциясендә ясаган доклады, 1956 елны Хаҗ кылганнан соң Мәккәдә уздырылган конференциядә СССРдан килгән совет мөфтиләренең ялганын фаш итеп ясаган чыгышы, 1962 елда Каһирәдә, Азия һәм Африка язучыларының 2нче конференцияләрендә ясаган чыгышы, 1962 елда Багдатта, Бөтендөнья мөселманнарының 5нче конгрессында ясаган докладлары үзе тарих итеп сөйләрлек. Эш шуңа барып җитә ки, Гариф Солтанның СССРда төрки-мөселман халыкларының чын хәлен ачып салган бу чыгышларыннан соң, Хрущев хакимияте бу илләргә карата протест нотасы белән чыгарга мәҗбүр була. Ә 1965 елның 12 маенда ул, тарихта беренче татар кешесе буларак, Америка Кушма Штатлар Конгрессында СССРда дингә каршы алып барылган гамәлләрне тәнкыйтьләп, чыгыш ясый, Гариф Солтанны анда “Америка ислам ассоциациясе Президенты” дип игълан итәләр. 

“Совет законнары мөфтиләрне, имам һәм муллаларны совет дәүләтенең исламга каршы алып барган сәясәтен тәнкыйтьләгән белдерүләр ясаудан яки сөйләүдән тыя. Аларның бурычларына бары тик дини йолалар үткәрү һәм хөкүмәт алып барган сәясәтне берсүзсез яклау гына керә. Исламны халыкара эшләрдә сәяси корал итеп файдалануларына дәлил булып түбәндәге вакыйга тора:
   
1962 елны Урта Азия мөфтие Бабахан һәм Мәскәүнең җәмигъ мәчете имамы Кәмәретдин Багдатта, ислам конференциясенең бишенче конференциясендә катнаштылар. Совет хөкүмәте аларны СССРда исламга каршы репрессияләр уздыруны гаепләп чыккан резолюцияне кабул иттертмәс өчен Гыйракка юллаган. Мин дә бу конференциядә катнаштым һәм Советлар Союзында мөселманнарның дини хокуклары бозылу турында документаль дәлилләр китердем. Әмма мин бу документларны конференциянең резолюциясенә керттерә алмадым, чөнки СССРдан экономик ярдәм алучы ислам илләренең вәкилләре совет делегациясе белән конфликтка керәсе килмәде. Һәм, әлбәттә, совет мөфтие СССР мөселманнарының ирекле кешеләр булуын бөтен конференциягә ышандыра алды. 

СССРда дини белем алу мәсьәләсе тагы да начар тора. Революциягә кадәр меңләгән мөселман башлангыч мәктәпләре белән янәшә, тагы меңләгән урта мөселман уку йортлары бар иде. Бохарадагы ислам мәдрәсәсендә 1920 елга кадәр 17 мең студент укый. Казанда “Мөхәммәдия” югары ислам уку йорты була, шулай ук Уфада – “Галия” мәдрәсәсе, Оренбургта “Хөсәения” мәдрәсәләре эшләп килә. Бүген бөтен Советлар Союзына ислам руханиларын әзерләү өчен нибары ике мөселман мәктәбе бар – Ташкентта һәм Бохарада. Аларда студентлар саны 100 кешедән артмый. 
   
Һәм һәр теләгән кеше бу мәдрәсәләргә эләгә алмый. Булачак студентлары сайлап алу дин эшлеклеләре тарафыннан үткәрелсә дә, кандидатлар буенча соңгы карарны Мәскәүдәге дин эшләре буенча Совет чыгара, бу карар исә КГБ һәм җирле партия оешмаларының отчеты нигезендә чыгарыла. Ташкенттагы һәм Бохарадагы мәдрәсәләр ике функцияне үти: 1) совет хөкүмәте белән хезмәттәшлек иткән мулларны әзерләү; һәм 2) мөселман илләрендә эшләү өчен коммунист агентлар әзерләү.
   
Совет хөкүмәте илдәге мөселман халкын калган мөселман дөньясыннан рухи һәм мәдәни яктан аерып алырга һәм яшьләрне исламннан читләштерергә тели. Шуның өчен ул гарәп хәрефләрен башта – латинга, аннан кириллга алыштырды. Моңа кадәр мөселманнар мең ел буе исламның изге китабы Коръән язылган гарәп әлифбасын кулланалар иде. Бу мәдәни геноцидның коточкыч мисалы булып тора.”
   
Гариф Солтанның бу чыгышлары Америка, Германия, Төркия һәм дөньяның башка илләрендә дә басылып чыккан, әмма аларны СССРда гына тыялар, татар укучысын шушы дөрес мәгълүматтан мәхрүм итәләр. Мин бу чыгыш һәм докладларның шактый өлешен Мюнхеннан алып кайттым, алар Гариф абый турындагы китапта урын алыр, иншаллаһ! 
   
Әлбәттә, Гариф Солтанның бу үзәккә үтәрлек дөреслеге совет җитәкчелеген чыгырдан чыгара, алар аны физик яктан юк итә алмагач, рухи яктан бетереп ташларга уйлыйлар – Муса Җәлил белән бәйләп, аны саткан, дигән коточкыч ялган уйлап чыгаралар. Һәм урыс һәм татар язучыларына, журналистларына, тарихчыларына шушы ялганга ышандыра торган китап-мәкаләләр иҗат итәргә, фәнни хезмәтләр язарга кушыла, моның өчен бөтен шартлар тудырыла. Һәм ул китаплар языла, бу турыда кинолар төшерелә, фәнни хезмәтләр яклана, аларның барысында да әсирлектә башларын кистергән татарлар – батыр, әсирлек шаратларында милләт өчен көрәшкән татарлар сатлык итеп күрсәтелә, шул исәптән, Гариф Солтан да... 
   
(Бу бәхетсезлекләр үз башымнан да кичкәнгә күрә, мәкерле яланың үтергеч тәэсирен мин яхшы беләм. 1991 елда Татарстанның бәйсезлеге өчен ачлык игълан иткәннән соң, мине физик яктан юкка чыгара алмагач, КГБ коточкыч ялган уйлап чыгарды, имеш мин катнаш никахлардан туган балаларны үтерергә кушканмын! Матбугат битләрендә, Югары Совет трибунасыннан бу яланы кат-кат кире каксам да, органнар аңа онытылырга ирек бирмәделәр, мин кайда күренсәм, шунда күтәреп чыктылар. Аларның максаты мине шушы катнаш никахлардан туган балалардан юк иттерү иде, шул уңайдан, 1991 елның көзендә минем һәм улымның башына зур бәяләр дә куелды. Мине бу хакта кисәттеләр һәм мин Грузия чиге аша җәяү чыгып, улымны Төньяк Кипрга илтеп куярга мәҗбүр булдым, кызым ул вакытта инде анда иде. Моннан соң 1994 елның гыйнварында минем өемне шартлаттылар, 1999 елда утырган машинамны шартлаттылар, әмма Аллаһы Тәгалә мине һәр очракта саклап калды. Гариф абый белән дә шул ук хәл, аны әти-әнисенең догалары һәм Аллаһның фәрештәләре саклый..)
  
Инде тагы сугыш һәм аның татар халкы өчен нәтиҗәләренә әйләнеп кайтыйк. Бу мәсьәләгә башка күзлектән карап, башкача бәя бирер вакыт җитте, дип уйлыйм. Моны җәлилчеләргә кагылмыйча да эшләргә була, нишлисең, кемнәргәдер – һәйкәл-идол, кемнәргәдер дөреслек кирәк. Башкарган эшләреңнең, биргән корбаннарның милләт өчен файдасы булуы кирәк. Бу сугышта кемнең җиңгәнен, кемнең җиңелгәнен белү өчен ярты гасырдан соң Алманиягә барып карарга кирәк. “Җиңелгән” алманнарның ничек бай һәм бәхетле яшәвен күрергә, “җиңгән” урысларның хәерчелек, җинаятьчелек, зина, эчкечелек, алдау һәм талау белән көн күрүен белергә, шул урыслар коллыгында калган үз халкыңның фаҗигале язмышы турында уйларга кирәк шул... Бу ике халыкның кайсы белән бергә булсак, милләтебез бәхетле һәм бәйсез була иде? Бу ике халыкның тормышына, яшәү рәвешенә карасагыз, сез моңа җавапны үзегез дә табарсыз.
   
Инде Гариф абыйның шәхси тормышы турында да бераз мәгълүмат биреп үтик. Сугыштан соң ул нәселендә татар каны булган карел-фин кызы Марияга өйләнә, ул Мәдинә дигән исем ала һәм ислам дине кабул итә. Гариф абый белән Мәдинә апа ике бала табып үстерәләр, уллары Фәрит, экономика белгече, хәзер Америкада яши, кызлары Кәримә халыкара мөнәсәбәтләр белгече, бүгенге көндә Мюнхен шәһәрендә яши. 2002 елны Мәдинә апаны паралич суга һәм Гариф абый 5 ел буе аны үзе карый, башкалар кебек караталар йортына бирми, балалар кебек кулына күтәреп йөртә. Мәдинә апа узган ел вафат булган, Мюнхен шәһәренә җирләнгән. Балалары, хезмәттәшләре, Америкадагы дуслары Гариф абый белән һәрвакыт аралашып, киңәшләшеп торалар, капкалар ачылгач, Уралдан туганнары да килгән. Гариф абый бүген дә еракта калган туганнары белән һәрвакыт аралашып, телефоннан булса да сөйләшеп тора, ә үзенең туган илгә, Уралына менә инде 67 ел кайтканы юк! Дөрес, аны Казанга татар конгрессының корылтайларына да, шәһәрнең мең еллыгына да чакырып караганнар, әмма ул тәвәккәллек итмәгән. Гариф абый турындагы китапларны яңадан укып чыкканнан соң, мин аның илгә ни өчен кайтмаганын аңладым – чөнки аны сатлыклыкта гаепләп язган кешеләр шул ук фикердә калганнар бит, монда берни үзгәрмәгән! Һәм миңа Гариф абый өчен куркыныч булып китте, илгә кайтса, аны Сталин-Путин төрмәләре көтеп торыр кебек тоелды... Һәм аның амәнәтләрен, архивының бер өлешен алып, илгә мин кайттым. Кайту белән, Гариф абыйның туган якларына – Урал тауларына, Җиргәнгә чыгып киттем...

Әгәр барсаң, саба җил, безнең илгә,
Сәламнәр әйт, сәлам ул нечкә билгә!
Төшендә юл өчен чәчкәен тарасын,
Гарибнең кайтырындан фал карасын,
Ходаендан кавышмаклык сорасын.
Сәламнәр әйт, сәлам ул нечкә билгә!

Дәрийгъ, бер гомер икән сөргән элек без,
Йөрер бергә, көлер-уйнар идек без.
Бу көндә Сак белән Соклар кебек без...
Сәламнәр әйт, сәлам ул нечкә билгә!

Бу сәфәремдә мине юл буе Дәрдмәнд шигырьләре озата барды, алар әле ярсып-әрнеп, күңел капкаларын какты, әле көзге җил булып, сары яфракларны туздырды, әле дала кылганы булып, юлларыма түшәлеп ятты... Үз илендә ачтан үлгән Дәрдмәнд, Гариф Солтанның авылдашы, җандашы, моңдашы... Укучы игътибар иткәндер, бу язмамда да Җиргән егетен язмышы буйлап Дәрдмәнд шигырьләре озата барды...
 
Олы юл өстендә иң элек Җиргәнтау күренде, ул яудан арып кайткан Алып батыр кебек, Агыйдел буйларына таралып яткан иде. Елга өстеннән көзге томан күтәрелә, шул сәбәпле, Җиргәнтау да яртылаш ак томан эченә күмелгән, ә авыл дала буйлап сибелеп киткән... Ул шул хәтле зур, кайсы урамга керсәң дә, очы күренми, хан сараедай нык йортлары, яшеллеккә төренеп утырган бакчалары белән каршыңа килеп чыга. Җиргән авылы Уфа белән Ырынбур арасында, олы юл өстендә урнашкан зур татар авылы булып чыкты, анда хәтта сигез меңләп кеше яши, диделәр. Хәер, монда элек-электән урыслар да, ислам динен кабул иткән чувашлар да яшәгән, хәзер исә милләтләр саны тагы да арта төшкән, чөнки күршедәге Салават шәһәрендә эшләүчеләрнең бер өлеше Җиргәнгә килеп төпләнгән икән.
   
Авылга килеп керүгә, иң беренче эш итеп мәчеткә киттем, ул ерактан ук мәһабәт булып күренеп тора иде. Биредә безне Әнвәр абый Зөбәеров каршы алды, ул муллага ярдәм итә икән. Бу зур, заманча мәчет моннан 3 ел элек кенә салынган, төзелеш өчен акчаны шушы авыл кешесе, хәзер Уфада авыл хуҗалыгы министры булып эшләүче Шамил Вахитов биргән, шуңа күрә мәчет аның әнисе Кадрия апаның исемен йөртә. Намазларыбызны укып, Гариф абыйның әби-бабалары рухына дога кылганнан һәм аның исеменнән садәка биргәннән соң, Әнвәр абый белән авылны карарга киттек. Гариф абый сызып-ясап биргән рәсем-карта буенча аларның өй урыннарын эзләп таптык, хәзер анда башка кешеләр яши инде. Гариф абыйларның каршысында Дәрдмәнд-Рәмиевларның өе булган, анда да хәзер башка кешеләр яши, әмма кызыл кирпечтән салынган борынгы келәт әле һаман да саклана. Хәзер бу урам Салават Юлаев исемен йөртә икән. Авылда Рәмиевларныкы дип исәпләнгән тагы берничә бина бар икән. Гариф абыйлар яшәгән урамда элек мәчет булган, хәзер анда шәхси йортлар. Биредә йортлар нык, хан сараедай катлы-катлы салынган, теге заманнар булса, болар барысы да кара исемлектә булыр иде, Аллам сакласын!
Аннан Агыйдел буендагы борынгы зиратны карарга киттек, ул инде авыл эчендә калган дип әйтергә була. “Биредә бик изге кешеләр, хәтта әүлияләр дә ята, - дип аңлатты Әнвәр абый. – Мәеткә җәназаны менә бу зират буендагы мәчеттә укыйбыз. Гариф абыйның әтисенең энесе Нури картны да шушында күмдек, җеназасын да үзем укыдым. Аның баласының баласы авылда укытучы булып эшли, мәктәптә күрерсез, иншаллаһ!”
   
Агыйдел буйларын, Җиргәнтауларны карап, авыл белән бераз танышканнан соң, мәктәпкә юл тоттым. Мәчеттә дә, мәктәптә дә эшне Гариф абый турында мәкаләм чыккан Чаллы газетасын, китапларымны бүләк итүдән башладым, чөнки кешеләр узгандагы ул хәлләрне инде онытып баралар. Ул арада Гариф абыйның өч буын туган сеңелесе Якупова Миңлегөл ханым да килеп җитте, ул әнисе сөйләгәннән бу хәлләр турында шактый белә иде. Мәктәптә тарих укытучы һәм авыл музееның директоры Лилия ханым Камалова утызынчы еллардагы фаҗигаләрне яхшы белә, ул Мәләвез районыннан 1020, ә Җиргән авыл советы территориясеннән 98 кешенең репрессиягә эләгүен, шуларның бер өлеше атып үтерелүен әйтә. Гариф Солтаннар ул исемлектә юк, чөнки авыл халкы аларны качырып өлгерә. 
   
Мин мәктәп эшләре белән дә кызыксынам. Ике корпустан торган зур урта мәктәптә 550 бала укый икән, 60 укытучы, балаларның 174е – татар, 100е – башкорт, калганнары урыс, чуваш һәм башка милләтләр. Укыту – урыс телендә, татар һәм башкорт телләре предмет буларак керә, татар теле атнага 3 сәгать укытыла икән. Ике татар теле укытучылары бар, татарча дәреслекләр җитәрлек, диделәр. Биредә авылдашлары Мирсәй Әмирнең 100 еллыгын зурлап уздырганнар, хәзер Дәрдмәнднең 150 еллыгына әзерләнәләр. Мәктәп Казан белән дә, Уфа белән дә элемтәдә тора, Казанга, Мирсәй Әмирнең 100 еллыгын уздырырга да биредән махсус әзерләнеп барганнар һәм бик канәгать булып кайтканнар.
   
Авылда миллилекне саклап торучы икенче урын ул – китапханә. Биредә татар китаплары күп, почта белән Әлмәт шәһәреннән яңа басылып чыккан иң затлы китапларны җибәреп торалар икән, алар арасында “Татарлар”, “Татарстан Атласы” кебек бик кыйммәтлеләре дә бар. Минем авылдашлары Гариф Солтан турында сөйләвемне китапханәдәге татарлар исләре китеп тыңлады, үзләреннән шудый кеше чыгуы белән горурландылар алар. Мин исә Гариф абый китапларының бер өлешен Җиргәнгә кайтару теләге белән хыялландым. Гариф абый гомере буе китаплар җыйган, алар арасында татар, башкорт телләрендәгесе дә шактый. Миңа калса, аларның урыны нәкъ менә Җиргән авылы китапханәсендә, чөнки монда китап саклау өчен бөтен заманча шартлар тудырылган, укучылар күп, халык тарих белән дә, милли сәясәт белән дә кызыксына. Димәк, алар авылдашлары Гариф Солтанның китап хәзинәсеннән файдалана алалар. Мин болар турында Гариф абыйга да язып җибәрдем, иншаллаһ, Мюнхен шәһәрендә сакланган бу рухи байлык Җиргәнгә дә кайтып җитәр әле! 
   
Китапханә дә, музей кебек, яңа ачылган мәдәният сараена урнашкан. Музей директоры Лилия ханым миңа үзенең проблемаларын да сөйләде, бүлмәләр бик яхшы булса да, аны музей хәленә китерү өчен шактый акча кирәк икән әле. Лилия ханым да музейга Гариф абыйның шәхси әйберләрен кайтарту турында хыяллана, ул читтә яшәүче башка милләттәшләреннән дә Җиргән музеен аякка бастыруда ярдәм көтә. Ә мәдәният сараеның затлылыгын инде әйтеп тә торасы юк – анда теләсә нинди илдән артистлар чакырып тамаша күрсәтергә мөмкин. Гомумән, Җиргән миндә яхшы тәэсир калдырды, ул мескен түгел, Рәмиевлар, Солтановлар заманындагы кебек, аяк терәп яши иде. Авылда тимер юл станциясе, зур элеватор бар, һаман да ике колхоз яшәп килә – татарлар аерым, урыслар аерым эшли, шулай ук участок больницасы, берничә кафе, шәхси кибетләр, балалар бакчасы, почта һәм башка оешмалар бар. Җиргәндә шулай ук зур чиркәү һәм дуңгыз фермасы барлыгын да әйтеп үтәргә кирәк, монысы урыслар өчен инде...
   
1954 елны Җиргән тирәсеннән нефть тапканнар һәм бу хәл янәшәдә Ишембай, Салават, Стәрлетамак кебек нефтехимия шәһәрләренең үсеп чыгуына китергән. Бер караганда, аларның авылга файдасы бар кебек – халыкның бер өлеше шунда эшли, һәрвакыт акчалары бар, нефть сәбәпле, газы-юлы бар. Әмма, икенче яктан, бу тирәләр экологик яктан иң пычрак урыннарга әйләнгән. Югарыда санап киткән бу өч шәһәр көне-төне химия эшкәртә, йөзләгән торбасыннан кызыллы-каралы төтен чыгарып утыра, җирне, суны, тереклекне агулый. Югыйсә, бу тирәләр Урал төбәгенең иң матур урыннары бит – Агыйделе, Җиргәнтавы, Йөрәктавы, Торатавы ни тора! Авыл тирәсен әйләндереп алган Чәчкә күле, Ратат күле, Юмак, Барча, Түләбаш күлләре, Сухәйле, Терекле, Җиргән елгалары ни тора! Ырынбурга таба җәйрәп яткан кылганлы далалар ни тора! Шулар барысы да химия агуы астында юкка чыгармы икәнни?
   
Җиргәнне калдырып, Ишимбай авылына, Гариф абыйның бертуган энесе Фәнис Солтанов янына барганда да, юл буе шулар турында уйландым. Гариф абый бер сөйләшеп утырганда, Җиргәндә җирләнәсе килүен әйткән иде. Туган якларында җирләнү ул һәр кешенең теләге, хыялыдыр инде. Әмма язмыш җилләре җиргәнлеләрне дөнья буйлап сипкән, Гариф абыйның әти-әниләре Ишимбайдан ерак булмаган Косапкол дигән башкорт авылында күмелгән, әтисе ул сугышта вакытта вафат була. Җиргәндә туган Дәрдмәнд 1921 елны Орски шәһәрендә ачтан үлә, татар зираты завод биналары астында кала, бүгенге көндә шагыйрьнең кабере билгесез. Күңелгә тагы Дәрдмәнднең шигырь юллары килә:

Биэре милләт, маэи зәмзәм
Күзләдем еллар буе.
Җитте дәфнем вакыты,
Кәфнем бүзләрен маналмадым!..
Вәйля!..
Дәри-и-и-гъ!
Бүзләрем мана алмадым!..

Нигъмәтулла һәм Зәйнәп Солтановларның гаиләсендә 6 бала була – Һаҗәр, Гөлчирә, Гариф, Мидхәт, Габделхәй, Фәнис. Бүгенге көндә инде Гариф, Мидхәт, Фәнис абыйлар гына исән. Мидхәт абый Стәрлетамакта, Фәнис абый Ишимбайда яши, 90нчы еллар уртасында туганнар барысы да Гариф абый янына барганнар, хәзер инде олыгайганнар, телефоннан гына аралашып торалар. Фәнис абый 1933 елны туган төпчек бала була, ул студент абыйсының Уфадан кайтып-килеп йөрүен яхшы хәтерли. “Бик актив иде, спортсмен иде, чаңгыда йөрде, гел алдынгы урыннарны ала иде, бер премия акчасына мандолина алып кайтканын да хәтерлим”, - ди ул. Ул Гариф абыйның армияга китүен хәтерләми, гаилә аның турында берни белмәгән.
   
- Язмышның туры килүен кара син, - дип искә ала Фәнис абый. – 1952 елда мин Германиядә хезмәт иттем, ГДР ягында, билгеле. Бер ел яхшы гына хезмәт иткәч, көтмәгәндә төн уртасында охрана килеп, мине алып чыгып киттеләр. Берни аңлатмыйча чик буена алып чыктылар һәм Саратов өлкәсенә солдат хезмәтен дәвам итәргә җибәрделәр, “Син анда кирәк”, - диделәр. Мин шул вакытта нигәдер, “Абый Германиядә булырга тиеш”, - дип уйладым. Аннан 1958 елны Башкортстан газетасында абыйны яманлап яздылар, “Совет властына каршы дошман”, - дип. Төпчек бала булгач, органнар мине йөдәтә башлады абый турында сорашып. Аннан апалар мине Үзбәкстанга алып киттеләр. 1968 елны особый отделдан Саитов дигән кеше килеп, “Абыең турында белгәнеңне яз, эзләтеп карарбыз”, - дип хатлар яздырырга тырышты. Мин абыйның исәнлеген белмәдем, хәбәре юк иде. 1991 елның 8 март көнне беренче тапкыр ул үзе шалтыратты, “Фәнис энем, бу мин, Гариф абыең”, - диде. Икебез дә елап җибәрдек...
   
1993 елны Фәнис абый белән Лилия апаның олы кызлары Клара беренче булып Алманиягә, Гариф абый янына барып кайта. Аннан инде Фәнис абый үзе һәм башка туганнар да кузгала. “Абый бик ярдәм итте, хәзер дә ярдәм итеп тора, - дип сүзгә кушыла Фәнис абыйның хатыны Лилия апа. – Абыйны монда бергә укыган иптәшләре дә гел сагынып, гел яхшы яктан искә алдылар, әмма алар да берәм-берәм үлеп бетте инде...”

Гариф абый укыган 3нче татар-башкорт мәктәбе хәзер башкорт гимназиясенә әйләнгән. Гариф абыйлар торган йорт инде юк, сүтеп, урынына башканы салганнар. Бары тик ул мәктәпкә йөргән урамнарда гына, элеккечә, агачлар шаулый... Хәтерләсә, алар гына Гариф исемле бер татар баласының һәр көн бу юллардан үткәнен хәтерлиләрдер, бәлки инде алар да оныткандыр, бу агачлар урынына башкалары үскәндер, чөнки ул вакытлардан соң да инде 70 ел вакыт үткән бит! 

Фәнис абый һәм Лилия апа белән саубуллашып, кайтыр юлга кузгалам...
   
Юлым – Стәрлетамак аша Уфага таба...
   
Ә артта исә, кичке шәфәкъ арасыннан, үрелә-үрелә Җиргәнтау карап кала, янәшәдән исә, куып җитәргә теләгәндәй, Агыйдел елгасы йөгерә...
   
Юк, бу бит чем кара күзле, кара чәчле, яланаяклы татар баласы йөгерә, язмышы каршына йөгерә, Җиргәнтаудан Алып тауларына алып менәсе тәкъдире каршына шулай ашыга ахыры ул...
   
Һәм Уралтаудан Алып тауларына хәтле сузылган гомер күге өстендә, туган як догасы булып, шигъри бәхилләшү авазлары сулкылдый башлый...

Гөрләгән сулар башында,
Тыңлагыз, шунда үтәр –
Йөрсә сыктап таң-сәхәрләр
Моң-сагышлардан хыял.
И туган илнең һавасы,
Рәнҗемим, зинһар, күтәр!
Рәнҗемим, зинһар, күтәр!

Ни газизрәк – бу ватанмы?
Аһ, туган каумем газиз!
Ул мөкаддәс кан белән ул
Изге сөткә ни җитәр!..
Сөт калыр, ватан китәр!
Сөт калыр, ватан китәр!

Фәүзия Бәйрәмова.Заместитель Председателя Милли Меджлиса

2008 ел, октябрь-ноябрь