Thursday, December 25, 2008

НАЧАЛИСЬ ПРЕСЛЕДОВАНИЯ МИЛЛИ МЕЖЛИ

НАЧАЛИСЬ ПРЕСЛЕДОВАНИЯ МИЛЛИ МЕЖЛИ

С Цитата:Сегодня утром отряд ОМОН постучался в квартиру президента Милли Межлис Татарского Народа Фаузии Байрамовой в Набережных Челнах. Фаузия категорически отказалась открывать дверь и стала звнонить по телефону знакомым и звать на помощь людей. Тоже самое случилось, когда ОМОН постучался в квартиру зам. президента Милли Межлис Фаика Тазиева. Он также отказался открыть дверь. ОМОН пока ретировался, поскольку его целью было, по-видимому, напугать татарских патриотов. Прокурор города вызвал редактора молодежной газеты "Чаллы яшьлере" Дамира Шейхетдинова и вынес ему официальное предупреждение в связи с публикацией в газете Декларацию Независимости Татарстана. В Казани власти заблокировали интернетовскую связь члену незирата Милли Межлис Зульфии Кадир. Чекистко-фашистский режим Путина, кажется, всерьез взялся за расправу недовольными его режимом. По-видимому, он позабыл, что пока татарские патриоты борются за свою независимость исключительно политическими средствами и об этом заявляли неоднократно, однако, он провоцирует татарский народ. Зря. 



http://vil-mirzayanov.livejournal.com/42270.html

Милли Мәҗлескә һөҗүм башланды


  20 декабрьдә Милли Мәҗлес сессиясендә дәүләт бәйсезлеге турында Декларация кабул ителгәннән соң, Татарстанда Милли Мәҗлескә каршы һөҗүмнәр башланды. 24 декабрь көнне кичен Чаллы шәһәрендә Милли Мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмованың өенә ФСБ офицерлары килә, аны ФСБга сорау алырга чакырып, повестка бирергә телиләр, Бәйрәмова аларны өенә кертми, чакыруны алмый. ФСБ хезмәткәрләре шул ук көнне төнлә Милли Мәҗлес рәисе урынбасары Фаикъ Таҗиевның өенә китәләр, әмма анда да шул ук җавапны алалар. 24 декабрь көнне “Чаллы яшьләре” газетасы редакторы Дамир Шәйхетдинов ФСБга чакырыла һәм аннан сорау алалар. 25 декабрь көнне Чаллы шәһәрендә Милли Мәҗлес сессиясендә катнашкан барлык депутатлардан һәм милли хәрәкәт вәкилләреннән диярлек ФСБга чакыртып, сорау алалар.
  25 декабрь көнне “Тарихи-мәдәни мирас” фонды рәисе һәм шул исемдәге газетаның баш мөхәррире, юрист Җәмил Сафиуллинны /Фәүзия Бәйрәмованың ире/ Чаллы шәһәре мэриясендә ФСБ хезмәткәрләре тоткарлый һәм ФСБга сорау алырга алып китәләр. 1,5 сәгать сорау алу вакытында аннан 20 декабрьдә узган сессия турында, анда кабул ителгән документлар хакында сорыйлар, сессиядә кемнәр катнашуын җентеклиләр. Сорау алуны ФСБ полковнигы Викентьев Евгений Игорович алып бара, ул бу елларда дистәләгән татар-мөселманнарны төрмәләргә утыртуы белән билгеле бәндә. Сорау алу вакытында өстәлдә Милли Мәҗлес депутатларының 20 декабрь көнне урамда һәм бинада төшерелгән фотолары, якынча исемлеге була, димәк, ФСБ шымчылары татар милләтчеләрен шул көнне үк эзәрлекләгәннәр.
  ФСБ полковнигы Викентьев юрист һәм адвокат Җәмил Сафиуллинга Милли Мәҗлес һәм Декларация турында сораулар бирә, “бәйсезлек” /”независимость”/ сүзенең куллануына ризасызлык белдерә, ярдәм сорап Америкага мөрәҗәгать иткәнгә төрттерә. Хокук яклаучы Җәмил Сафиуллин исә ФСБ полковнигына 1990 елның 30 августында Татарстан Югары Советы кабул иткән дәүләт суверенитеты турында Декларацияне, 1992 елның 21 мартында Татарстанда дәүләт бәйсезлеге буенча уздырылган реферндум нәтиҗәләрен искә төшерә, Татарстанның, татар халкының Косово, Көньяк Осетия һәм Абхазия кебек үк бәйсез булырга хаклы булуын әйтә.
  Шул ук көнне Алексеевски районының Үшнәк авылына, фермер, милли хәрәкәт активисты Рифкать Шәмсетдинов янына да ФСБ хезмәткәрләре килгәнлеге билгеле булды. Татарстанның башка район һәм шәһәрләрендә дә Милли Мәҗлес депутатларын һәм тарафдарларын эзәрлекләүләр, сорау алулар дәвам итә. Татарстанда рәсми рәвештә теркәлгән һәм үзенең эшен халыкара хокук нормалары нигезендә алып барган Милли Мәҗлес ФСБның һәм башка җәза органнарының оешманың эчке эшләренә катнашуын кискен рәвештә гаепли һәм ярдәм сорап татар халкына, дөнья җәмәгатьчелегенә һәм халыкара хокук яклау оешмаларына мөрәҗәгать итә.

  Милли Мәҗлеснең матбугат үзәге.

  2008 ел, 25 декабрь.


No comments: