Thursday, February 26, 2009

ЮНЕСКО оешмасы билгеләгән халыкара Туган тел өченче конференциясе. 25.02.2009 ел. Чыгыш.

ЮНЕСКО оешмасы билгеләгән халыкара Туган тел

өченче конференциясе.

25.02.2009 ел.

Чыгыш.

Татар теленең проблемасы әкренләп фаҗигага әверелә бара. Тел фаҗигасын милләт фаҗигасыннан аерып булмый, татар милләте инде 456 ел дәүләтсез интегә, төрлечә җәберләнә, кимсетелә, телебездә нәк шундый кыенлыклар кичерә. Бу ике проблеманы бер-береннән аерып маташу дөрес түгел һәм кирәкмәстә. Татар теленә һөҗүмне Рәсәй империясы башлап җибәргән иде, ә Совет Империясы дәвам итте, телебезне мәктәпләрдән читләштерүне башлап җибәрде.

Рәсәй хөкүмәте бик мәкәрле юллар куллана телебезне тормыштан төшереп калдырыр өчен. Революциядән соң, татар мәктәбен дәүләт кармагына алып, уку-укыту эшләрен акча белән тәймин итү һ.б. Билгеле, дәүләт ягыннан татар уку йортларын (мәктәпләр, мәдрәсәләрне) дәүләттән финанслауга күчерү, прогрессив адым булды. Тик рәсәй дәүләте сүзендә ахыргача тормады, бер-ике елдан соң тотынды мәктәпнең укыту формасына гел бәйләнгән булып, сәгатьләрен кыскарта, бераздан, дәүләт таләбенә туры китерү дигән булып, татар мәктәпләрен урысча укырга күчерде дә куйды. Революциягә кадәр татарларның үз милли мәгариф системасы бар иде, кызганычка каршы, үз системабызны үстерү урынына, артык уйлап тормый гына, урыс мәгариф системасына күчтек-тә куйдык. Шушы адым, җитмәсә механик рәвештә күчеш булып чыкты, башлангыч һәм урта мәктәпләрдә белем татарча бирелсә, ә Югары уку йортларында (институтларда) урыс телендә калдырылды. Менә Югары уку йортлары – институтлар, татар телендә булмагач, тормыш таләбе буенча, ата-аналар балаларын урыс мәктәпләрендә укытырга күчеределәр.

1950 еллардан алып, ә кайбер төбәкләрдә иртәрәк-тә, татар элитасы балаларын татар мәктәбендә укытмый башлыйлар, нәтиҗәсе көттереп тормады, инде 60-елларда “әти-әниләре сорауы буенча” татар мәктәпләре урысчага күчерелә.

Кызганычка каршы 90-елларда була иде мәктәпләребезне тулысынча татар телендә укытырга күчерергә, моңа безнең зыялыларыбыз, кайбер җәмәгать башында торучы милләттәшләребез каршы төштеләр. Ягни, “җитәр татар теле дәрес булып керүедә”, имештер, “татар мәктәбеннән соң югары уку йортларыны балалар керәлмәсләр”. Монысы чепчи ялган иде, чөнки чит илләрдән негрлар кергәндә, алар бөтенләй урысча белмәгән чакта, безнең балалар урыс мохитында үсеп, татар мәктәбендә укысалар имтихан бирәлмәсләр?

Чираттагы һөҗүм телебезгә ясалды 2007 –нче елда. Моңа кадәр мәктәпләрдә татар теле компонент дәрәҗәсенә төшерелгән булсада, Рәсәй хөкүмәтенә монысыда күп күренгән булып чыга, инде телебезне мәктәпләрдән закон буенча укытудан тыярга булдылар.

Менә шулай, үз телең үзеңә кирәкмәгәч, чит-ят халыкка ул бөтенләй кирәк түгел. Хәзер татарлар үз телләрен гайләләрдә өйрәнә алалар дигән уй-фикерләрне дәүләт тарата. Без моңа бүген риза булсак, иртәгә, йә берсе көнгә дәүләт тыяр гайләдә дә (өйдә дә) татар телен.

Инде нишләмәк кирәк безгә, ничек итеп телебезне сакларга, мәктәпләребез булмаган вакытта? Бердән – бер юл безгә кала үзебезнең мөстәкыйль мәгәриф системабызны янәдән торгызу, кайсын бетергән идек совет хөкүмәтенә ышанып моннан 80 ел элгәре. Революциягә чаклы безнең миили мәгәриф системабыз диниә нәзәрәте каршында иде, башлангыч мәктәпләр һәр мәчетләр кармагында илеләр, ә мәдрәсәләр тота иделәр аерым байлар. Билгеле, безнең заманда хәлләр башкачарак, чөнки бүгенге мәчетләр үзләре урыс теленә күчеп киләләр, шуңа күрә мәгариф системасы диния нәзәрәтләрендә булалмый. Бердән-бер юл кала, Татарстан мәгариф системасын Рәсәй мәгариф системасыннан аерып чыгару, менә шул юл белән генә телебезне һәм үз-үзебезне ураслашудан коткарып калачак. Бу принципиаль юл, башта эчтән килешик шушы фикергә, соңгыдан аның юллары да табылыр. Минемчә, безнең шартларда бу бердән-бер дөрес юл, хәттә бигрәк катлаулы күренсәдә. Өстәп шуны әйтер идем, урыс телен көчләп таккан вакытта, безгә бу телдән бизәргә, читләшергә кирәк. Кайвакыт моның өчен җитә шушы телне икенче төрле атый башлау да, урыс теле урынына куллана башларга –колониаль тел дип, тәкдим итәр идем. Рәсәй дәүләте – колониаль дәүләт, теле – колониаль тел, әдәбияты – колониаль әдәбият, һ.б.

М. Миначев, ХД “Ватан” фиркасы рәисе.

No comments: