Tuesday, March 31, 2009

Милли Мәҗлес турында резолюция

Милли Мәҗлес турында резолюция

Соңгы вакытта Россия Федерациясе тарафыннан илдә яшәүче урыс булмаган халыкларның хокукларын кысу, аларны милли һәм дини төсмерләр буенча эзәрлекләү көннән-көн көчәя бара. Мәгариф турындагы законнан милли төбәк компонентнын алып ташлау, Россиянең күпчелек мәктәпләрендә мөселман балаларына да мәҗбүри рәвештә христиан дине нигезләрен укыта башлау, мөселманнарны гаепсезгә төрмәләргә утырту шул хакта сөйли. Инде алда милли республикаларны бетерү, Россиядә бер милләт, бер динне генә өстен итеп калдыру турында сүзләр бара, бу хакта доктриналар төзелә, закон проектлары эшләнә. Кызганычка каршы, татар халкына, ислам диненә бу проектларда, бу доктриналарда урын каралмаган, сүз бары тик Россиядә урыс милләтенең һәм христиан диненең өстенлеге һәм хакимияте турында гына бара, калган барлык милләтләрне дә исә урыслашу һәм христианлашу көтә.
Милләтебез алдына килеп баскан шушы гаять зур куркынычны күреп һәм халкыбыз язмышы өчен җаваплылык тоеп, татар халкының Милли Мәҗлесе 2008 елның 20 декабрь көнне үзенең киңәйтелгән утырышында дөнья халыкларына һәм парламентларына Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларациясен тануны сорап, мөрәҗәгать кабул итте. 2008 елның февралендә Косованың дәүләт бәйсезлеген таныган дөнья җәмәгатьчелеге, шул ук елның сентябрендә Көньяк Осетиянең һәм Абхазиянең бәйсезлеген таныган Россия Федерациясе 1990 елның 30 августында ук дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул иткән, 1992 елның 21 мартында уздырылган референдумда күпчелек тавыш белән мөстәкыйльлекне яклаган Татарстан Республикасының да бәйсезлеген танырга, аңа үзе теләгәнчә яшәргә ирек бирергә тиешләр иде.
Әмма Россия Федерациясенең бу мәсьәләгә карашы, һәрвакыттагыча, җәза алымнарына һәм бастыруга кайтып калды. Шушы мөрәҗәгатьне кабул иткән өчен, аның интернетта таралуын сәбәп итеп, 2008 елның 26 декабрендә Милли Мәҗлес җитәкчелегенә һәм татар милли хәрәкәте активистларына каршы җинаять эше кузгатылыды, алар РФ законының 282нче статьясы, 1нче кисәге буенча “милләтара дошманлык, күралмаучылык тудыруда” шик астына алындылар. 2009 елның 4 гыйнварендә - Чаллы шәһәрендә, 10 февраль көнне Казан шәһәрендә Милли Мәҗлес җитәкчелеге һәм татар милли хәрәкәт активистлары яшәгән квартираларда һәм эш урыннарыда ФСБ хезмәткәрләре тарафыннан тентүләр уздырылды, компьютерлар һәм шәхси архивлар тартып алынды, сорау алулар үткәрелде. Бүгенге көнгә кадәр бу җинаять эше туктатылмаган, Милли Мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмованың һәм аның кызы Зөлфия Кадыйрның ФСБ алып чыгып киткән компьютерлары, шәхси архивлары кире кайтарылып бирелмәгән.
Без Татарстан һәм Россия хокук саклау органнарының Милли Мәҗлескә каршы оештырылган бу җәза акцияләрен халыкара хокук нормаларын һәм РФның үз законнарын да тупас рәвештә бозу, дип бәялибез. Милли Мәҗлес – 2004 елның 26 маеныда законлы рәвештә Татарстанда теркәлү үткән иҗтимагый оешма, РФның иҗтимагый оешмалар турындагы законның 27нче статьясы буенча, ул “җыелышлар уздыра ала, үзенең эшчәнлеге турында тоткарлыксыз рәвештә мәгълүмат тарата ала, иҗтимагый тормыштагы төрле мәсьәләләр буенча инициативалар белән чыга ала” һәм башкалар. Милли Мәҗлес закон күрсәткән шушы хокуклардан файдаланды һәм нәтиҗәсе үзенә каршы җинаять эше белән тәмамланды. Югыйсә, шушы ук закон буенча, дәүләт органнарының иҗтимагый оешмаларның эшчәнлегенә тыкшынулары тыела, 17нче статьяда бу хакта: “Вмешательство органов государственной власти и их должностных лиц в деятельность общественных объединений, равно как и вмешательство общественных объединений в деятельность органов государственной власти и их должностных лиц, не допускается”, диелгән. Ягъни, законлы рәвештә теркәлгән Милли Мәҗлес, “Иҗтимагый оешмалар турында” закон нигезендә, үзенең җыелышларында теләсә нинди документ кабул итә һәм аларны теләгән урында тарата ала, ә дәүләт органнарының аның эчке эшләренә тыкшынулары, Милли Мәҗлес җитәкчелегенә каршы җинаять эше кузгатулары, тентү һәм архивларны тартып алулар, сорау алу-допрослары үзе үк законга каршы булып тора.
Шушыларга нигезләп, без Милли Мәҗлескә һәм татар милли хәрәкәте активистларына каршы кузгатылган җинаять эшен сәяси яктан эзәрлекләү, дип бәялибез һәм бу эшне кичекмәстән туктатуны таләп итәбез. Киресенчә, татар милли хәрәкәтенә каршы җинаять эше кузгаткан, тентү һәм допрослар уздырган бу оешмалар үзләре җаваплылыкка тартылырга тиешләр. Чөнки Милли Мәҗлес – ул татар халкының милли ихтыяҗлары, хокуклары өчен көрәшә торган иҗтимагый оешма, милләтебезгә авырлык килгәндә ул дәшми кала алмый. Татар халкының дәүләт бәйсезлеге турында идеяләр 1918 елда большевиклар тарафыннан таратылган Милли Мәҗлес җыелышларында, 1992 елның февралендә яңадан торгызылган Милли Мәҗлес корылтаенда, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының 1992 елның 16 июнендә уздырылган беренче корылтаенда да әйтелделәр һәм шушы эчтәлекле мөрәҗәгатьләр, документлар кабул ителде. Шулай ук Татар иҗтимагый үзәгенең, “Иттифак” татар милли бәйсезлек партиясенең һәм “Азатлык” татар яшьләре берлегенең күп корылтайларында һәм җыеннарында Татарстанның дәүләт бәйсезлеген яклап, мөрәҗагатьләр кабул ителде.
Без, татар милли азатлык хәрәкәте вәкилләре, үз фикеребездә калабыз – Татарстан республикасы бәйсез дәүләт булырга тиеш, һәм татар халкы азатлыкта яшәргә хаклы!
Резолюция Татар иҗтимагый үзәгенең корылтаенда кабул ителде.
Казан, 2009 ел, 28 март.

No comments: